Логотип
Өй

Тузанга каршы 7 лайфхак: кондиционер, резин перчатка...

Әле кичә иртән генә бөтен тузанны сөртеп чыктыгыз, ә бүген инде киштәләргә, почмакларга тузан кунган. Кулга мунчала тотып йөрү ялкыттымы? Тузанга каршы көрәш буенча бездән берничә лайфхак.

Әле кичә иртән генә бөтен тузанны сөртеп чыктыгыз, ә бүген  инде  киштәләргә, почмакларга тузан кунган. Кулга мунчала тотып йөрү ялкыттымы? Тузанга каршы көрәш буенча  бездән  берничә лайфхак. 


 Идәнне суыртырга ашыкмагыз 
Өй җыештыруны идән суыртудан башларга кирәк түгел. Тузан өстән аска төшеп утыра ул, шуңа күрә  тузанны өстән сөртә башлагыз. Иң элек мебель һәм пәрдәләрне суыртыгыз. Урын-җирне ешрак алыштырыгыз, мендәр-юрганнарны кагыгыз. Иң күп тузан шуларга җыела. Стеналар турында да онытмагыз. Вакыт-вакыт аларны да суырту мәслихәт. 


Бүлмәдә кер киптермәгез
Әлбәттә, бар кешенең дә тәрәзәле лоджиялары юк. Шулай да керне бүлмәдә киптермәү җаен табарга кирәк, чөнки чиста кердән дә тузан оча. Ванна бүлмәсенә киптерә ала торган компактлы җайланма табыгыз.  Шулай ук  киемнәрегез сакланган шкаф киштәләрен дә сөртеп алырга онытмагыз. 

Носки – тузан җыю җайланмасы 
Тузанны бик тиз җыеп алу алымы бар. Шкафта парсыз носкиларыгыз ята икән, аларны тузан җыю җайланмасы итә аласыз. Ике кулыгызга ике носки киегез дә,  тузан булган бар урынны сөртеп чыгыгыз. Алар жалюзи, батареялар чистартырга менә дигән ярдәмче. Кулланган носкиларны жәлләмичә ыргытырга була. 


Ролик һәм резин перчаткалар
Киемнән тузан җыя торган ролик белән плафон, абажур, декоратив салфеткаларны да чистартырга мөмкин. Ут яктырткычларны бераз гына чыланган резин перчаткалар  киеп сөртеп алырга мөмкин. Әлеге алым хайван йоннарын җыярга да ярдәм итәчәк. 


Аяк киеме өчен губка
Аяк кием өчен йомшак губкалар мебельнең агач өслекләрен чистару өчен уңайлы. Губка белән сөрткәннән соң, тузан азрак утырачак. Әгәр дә губкада крем күп икән, өслекләрне микрофибрадан ясалган коры салфетка белән сөртеп алыгыз. 


Кер өчен кондиционер 
Мебельдә шулай ук саклагыч катлам булдыра. Җитмәсә, хуш ис тә калдыра. 


Тузанны бер атнадан артык җыймагыз 
Бөтен ялларны чүпрәк тотып үткәрү, ул әле ай буе өй җыештырырга кирәкми дигән сүз түгел. Әгәр дә атнага бер тапкыр җыештырып чыгасыз икән, идәндә  тузан йомгаклары тәгәрәп йөреп ачуыгызны китермәс. Берничә көнгә бер тапкыр 15 минут вакытыгызны тузан сөртеп алырга сарыф итсәгез, тагын да яхшырак. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар