Логотип
Бала

Көтү режимында яки йөклелекне хастаханәдә сакларга туры килсә...

Йөклелек – хатын-кызның иң бәхетле, матур вакытларының берсе! Очып кына йөрисе, таулар күчерәсе килә. Бу чорны, психологлар әйтмешли, гармониядә, рәхәттә үткәрергә кирәк. Әмма гел без уйлаганча гына булмый шул! Чираттагы “очып йөрүдән” яки “тау күчерүдән” соң хәлең начарланып китеп, хастаханәгә саклануга да эләгүең озак түгел.

Бүген гинекологлар һәм өченче йөкле хатын 9 ай эчендә бер тапкыр булса да саклануда ятып чыга, ди. Хәзерге ханымнарның сәламәтлеге бик нәзберекме, әллә табиблар ул-бу була күрмәсен дип тырышалармы – төгәл беркем дә әйтә алмый. Әмма хәзер әбиләребез кебек бала күтәргәндә кырда эшләп, урак урып, бакча казып, өйдә генә бәбиләрлек нык хатын-кызлар юк дәрәҗәсендә. Шуңа күрә табиб сезгә кичекмәстән хастаханәгә ятарга, билгеле бер дәвалану алырга куша икән – карышмагыз! Аллаһы Тәгалә дә “Сакланганны саклармын”, - дигән бит.

Икенче бала белән йөклелекнең беренче ике ае бик җиңел һәм рәхәт узды. Шуңа үземне сакларга кирәк булуы турында уйламадым никтер: 2 яшьлек улымны да күтәреп йөрдем, ятып торасы килмәде – әле тегендә, әле монда йөгердем. Эч авыртуларга да ничектер игътибар ителмәде башта. Инде канлы бүлентекләр күренә башлагач кына бераз “тормозга басарга” туры килде. Нәтиҗәдә, 12 атнадагы беренче УЗИда бала аналыкның иң аскы өлешендә береккәнлеге ачыкланды. Табиб яшереп тормады: бала төшү куркынычы зур, теләсә кайсы мизгелдә кан китәргә мөмкин диде. Миңа күп йөрмәскә, авыр күтәрмәскә, борчылмаска, бик сакланырга куштылар. 30нчы атнага кадәр 3 тапкыр  саклануда ятып чыгарга, тиешле дәвалану алырга туры килде. Өч тапкырында да дәвалану бер атналап дәвам итте. Өч тапкырында да “Дәвалану курсын өйдә узып бетерәм”, - дип гариза язып чыктым. Чөнки миңа хастаханәдәге дәвалану мәгънәсез булып тоелды. Бу минем иң зур хатам булган икән. Йөкле хатыннарга саклануда төп дәвалау чарасы – ул ятып тору. Дарулар, системалар да бар. Әмма ятып тору, тынычлык – төп фактор. Мин моны соңрак аңладым, әлбәттә. Чөнки өйдә күпме генә тырышсаң да мондый режимны саклап булмый икән. Пычрак савыт-саба, үтүкләнәсе кер, юылмаган идән – боларга бер генә хатын-кыз да тыныч кына карап ята алмый. Аннан кибеткә чыгасы, паркка барасы килә башлый. Шуннан соң инде дачага бару яки авылга кайту кебек уйлар башка килә. Табиблар юкка гына йөкле хатын-кызларны хастаханәгә салып куймый икән ул! Шуңа күрә ятасы булса – ятыгыз! Киреләнмәгез.

Мин баштарак өйдә ятыбрак торырга, сакланырга тырыштым әле үземчә. Атна саен табибка барам, ул тиешле тикшерүләрне үткәрә, күрсәтмәләрне бирә. Аларның барысын да тулы күләмдә үтәп бардым. Әмма тиздән мин үземне сау-сәламәт итеп тоя башладым. Табиб артык борчыладыр, мине куркытадыр гына кебек тоелды. Бәлки, УЗИ ялгышкандыр, плацента күтәрелгәндер дип уйлый башладым. Кыскасы, хәлем җиңеләеп киткән кебек тоелды. Урамда – җәй! Бөтен кеше җиләк җыя, авылда ял итә. Тәвәккәлләп, бераз авыл һавасы сулап килермен дип, Питрәч районындагы Тау иле авылындагы йортыбызга кайтып киттем. Әле Кукмарага ук кайтырга исәбемдә бар иде. Ярый, Аллаһ рәхмәте белән, ирем каршы булды. Җибәрмәде.

Бер атналык авыл ялы минем өчен шактый кыйммәткә төште. Чөнки 30нчы атнада төнлә кан китеп, ашыгыч рәвештә Казанга юл тотарга туры килде. Республика клиник хастаханәсенең перинаталь үзәгендәге табиблар и сүктеләр, и сүктеләр дә соң инде мине! Чал чәчле профессорның: “Синең хәлеңдә борыныңны да чыгармыйча Казанда гына ятасы инде, авылларга йөрисе түгел. Балаң кадерле түгелме әллә?” – дигән сүзләреннән соң үзем дә үземне ачуланып туя алмадым. Күрәчәктән качып булмый диләр – шулдыр инде.

Мондый вакытта тиешле медицина ярдәменең тиз һәм квалификацияле күрсәтелүе бик мөһим икән. Без авылдан 20 минутта килеп җиттек. Инде табиблар җыелган, УЗИны, барлык кирәкле даруларны, кирәге чыкса дип операция бүлмәсен әзерләп куйганнар иде. Кайвакыт без медицина хезмәткәрләрен битарафлыкта гаепләргә яратабыз. Әмма минем очракта барлык табиблар да үз туганнарын караган кебек карадылар, минем өчен кайгырдылар, минем белән бергә шатландылар. 

Шулай итеп мин 30 атнада бала табу йортына эләктем һәм 36нчы атнага кадәр саклануда яттым. Башта Республика клиник хастаханәсендә, аннан Казанның 1нче бала табу йортында сакландым. Бер караганда ай ярым күп тә кебек түгел, әмма дүрт стена арасында түшәмгә карап ятучы өчен бу бик газаплы көтү икән. Моңа кадәр “фәлән-фәлән бәби тапканчы ике ай (өч ай, дүрт ай) хастаханәдә яткан икән, торып йөрергә дә ярамаган”, - дигән тарихлар ишеткәнем бар иде. Бу гаҗәеп түзем хатыннарны кызганган, аларга сокланган, сау-сәламәт бәби табуларына сөенгән мәлдә кайчан да булса үзем дә шундый сынау узармын дип күз алдына китермәгән идем.

Беренче атна бик авыр узды. Торып йөрергә ярамаса да, йөрдем. Борчылырга ярамый дисәләр дә, утыра да елый, утыра да елый идем. Шунда табиб минем күзләремне ачты. “Сиңа балаң кадерлеме? Сау-сәламәт бала табарга телисеңме? Сабый өчен карындагы һәр көннең ничек кадерле икәнен беләсеңме? Җитлекми туган балалар өчен карындагы һәр көн, һәр сәгать кадерле”, - диде ул. Аннан мине 301нче палатага җибәрде: “Анда Әхмәдуллина ята. Аның белән сөйләшеп кил әле. Килешли 304нчегә дә сугыл. Анда Шайдуллинаны сора”.

Әлеге кызлар белән сөйләшү мине айнытып җибәрде. Энҗе 22нче атнадан бирле саклануда ята икән. Хәзер 36нчы атнасы бара! Өч ай саклануда ята. Аңа торып йөрергә түгел, ә юньләп ятып торырга да ярамый. Йоклаганда да утырып йоклый! “Мине саклый алмабыз, срогың бик кечкенә”, - дигәннәр иде. Ә мин үземне дә, карындагы баламны да сакланырга дип күндердем”, - ди Энҗе. Үзе аз гына да зарланмый! Чиста, якты палатаны, ашатуларын мактый, табибларга, шәфкать туташларына рәхмәт укый. “Туганнарым кебек инде хәзер!” – ди.

304нчедәге Анна саклануда икенче ай ята икән. Игезәкләр көтә. Кан анализы бик начар. Көн саен система куялар, ике көнгә бер анализ алалар. Сөйләшкәндә системадан тишкәләнеп беткән беләкләрен яшерергә тырыша. Әмма кап-кара булган күз төпләреннән, кәгазь бите кебек ак йөзеннән аның хәленең ни дәрәҗәдә булуын чамаларга була.

Кызлар белән сөйләшеп килү миңа, чыннан да, уңай тәэсир ясады. Алга таба да, бик кыен булып киткәндә, мин алар янына барып, үземнең хәлемә шөкерана кылып килә идем.

Шуннан соң мин күптән укырга җыенып та укылмаган китаплар, карыйсы килеп тә каралмаган фильмнар исемлеген төзедем. Өйдән планшет соратып алдым. Планшетка исемлектәге фильмнар һәм китапларның электрон вариантлары йөкләтелгән иде. Шулай ук чигү җыелмасы алып китерттем.
Бер төрле генә шөгыль туйдырмасын дип, аларны чиратлаштыра башладым. Иртәнге якта китап укыйм. Аннан соң чигәм. Кичкә таба фильм карыйм. Телефонда Интернет бар – көн саен дөнья яңалыкларын карыйм. Балалар тәрбияләү, психология буенча мәкаләләр укыйм.
Алга таба сурәләр ятларга тотындым. Атнасына бер сурә ятлыйм, аның тәфсирен өйрәнәм.
Дәфтәр белән ручка да алып китерттем. Башка килгән фикерләрне, идеяләрне язып куя башладым.

Өйдәгеләр – ирем, улым белән көн саен скайптан сөйләшеп тордык. Улым мин җибәргән сәлам видеоларын яратып карый икән – аңа сәламнәр әйтеп, шигырьләр укып видеолар җибәрә башладым. Ул видеоларны улым хәзер дә яратып карый әле.
Палатадагы хатын-кызлар гел алышынып тора: кайсын дәвалыйлар да, әле табарга иртәрәк дип өенә чыгаралар, кайсы бала табарга китә. Һәркайсы белән сөйләшеп сүзләр бетми. Төрле гыйбрәтле язмышлар, гаилә хәлләре, кызыклы вакыйгалар тыңлыйм.

Йөкле хатыннар паталогиясе бүлегендәге табиблар, шәфкать туташлары, хәтта идән юуучылары да инде үз итеп, якын итеп сөйләшәләр. Берсе Ураза гаетендә коймак белән сыйлый, икенчесе хәләл итле ризык аша әле дип мантый кертеп чыга. Барысы да: “Әле ашыкма, 37-38 атнага кадәр ничек тә саклан инде”, - дип телиләр. Шул ук вакытта берсе дә миннән акча төртүне, бүләк бирүне сорамый һәм көтми. Медицинада барысы да акчага, танышлыкка корылган дисәләр дә, искәрмәләр, чыгарылмалар була икән.
Инде 35-36нчы атнада кабаттан кан китеп, хәлем начарлангач та табиблар соңгы мизгелгә кадәр сакларга тырышты. Улым өчен мин аларга бик рәхмәтле!  

Әгәр дә сезгә дә озак вакыт саклануда, хастаханәдә ятарга туры килә икән, борчылмагыз! Табибларгы ышаныгыз! Хәзер Казандагы барлык бала табу йортларында да ремонт ясалган, бөтен уңайлыклар бар, ашатулары, караулары әйбәт (барысында да диярлек саклануда ятып чыктым – үзем күргәннәрне язам). Зарланырлык, интегеп ятарлык түгел. Шуңа күрә алай-болай саклануга эләксәгез, тыныч күңел белән, ял итеп, уйланып, планнар корып тыныч кына дәваланыгыз. 

фото: https://pixabay.com
 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар