Логотип
Бала

Җайлы бала кем өчен җайлы?

Була бит ул шндый балалар: әйткәнеңне бер сүздән тыңлый, яхшы укый, телләшми, карышмый... Мәктәптә укытучылар аерата ярата андый укучыларны. Алар – укуда алдынгы, концерт куйганда – сәхнәдә беренче, җәмгыять эшләрендә иң активлар... Әти-әнинең хыялы инде мондый бала үстерү.

Була бит ул шндый балалар: әйткәнеңне бер сүздән тыңлый, яхшы укый, телләшми, карышмый... Мәктәптә укытучылар аерата ярата андый укучыларны. Алар – укуда алдынгы, концерт куйганда – сәхнәдә беренче, җәмгыять эшләрендә иң активлар... Әти-әнинең хыялы инде мондый бала үстерү. Мәктәптә ата-аналар җыелышында бу әниләр күкрәк киереп утыра. Кемнең баласын мактыйлар – аныкын бит! Тәрбияле, тырыш, уңган, әдәпле, юл куя, диләр... Аны бөтенесенә үрнәк итеп күрсәтәләр. 
Мондый карусыз балаларны психологлар «уңайлы балалар» дигән термин белән атый. Алар бернәрсә дә сатулашмый – син алган киемне кия, син әйткән эшне үти... Олыларның кәефен кырудан, аларның өметләрен акламаудан курка. Әти-әнигә бу баланы тәрбияләү өчен әллә ни көч куясы да юк кебек. Теләсә кайсы карар кабул иткәндә ул олылар фикеренә таяна. Кайчагында башкачарак фикерләсә дә, ахырда барыбер дә олылар әйткәнчә эшли. Бала түгел, ә фәрештә! 
Уңайлы бала булып тумыйлар, әти белән әни тәрбия юлы белән ирешә моңа. Тик менә бер сорау туа: кирәкме икән баланы болай тәрбияләү? Гомере буена кеше фикеренә бәйлелектә яшәп, бәхетле булачакмы ул? Чөнки уңайлы балалар башкаларның фикеренә буйсына, кеше ни әйтер дип яши. Аның үзенең эчке ориентирлары булмый. Мондый кешеләр белән идарә итүе бик җиңел. Уңайлы балалардан «уңайлы кеше»ләр үсеп чыга. 
Уңайлы кешеләр үз карьераларын булдыра алмыйлар, чөнки мөстәкыйль рәвештә карарлар кабул итәргә сәләтсезләр. Балачактагы кебек, үз гамәлләрен гел хуплап, юнәлеш биреп торучыларны эзлиләр. Уңайлы кешеләр башкаларга иярә, башкаларның идеяләрен генә тормышка ашыра, башкалар куйган бурычны гына чишә ала. 
Гаилә корсалар да, уңайлы ир-ат үзеннән мөстәкыйльрәк булган хатынына буйсыначак. Ә уңайлы хатын-кыз үзен бастырып яшәүче ир-атны идеальләштерәчәк. Уңайлы кешеләр нәкъ менә шундый гаилә корырга омтыла, чөнки пар эзләгәндә алар үзләре өчен карар кабул итә алырдай кешеләргә генә игътибар итә. Кызганыч, үз фикерендә нык тора белмәгән, үз сүзен кистереп әйтмәгән андый иргә яки хатынга карата кызыксыну бик тиз сүрелә. 
Балалардан аермалы буларак, олы кеше үзенең тормыштагы шушы халәтен аңлый, бу аның үзе өчен дә рәхәт халәт түгел, ләкин берни дә үзгәртә алмый. Нәрсәнедер үзгәртер өчен, иң элек үз-үзеңә ышану кирәк бит. 
Беребез дә үз баласының бәхетсез булуын да, кемнеңдер фикеренә бәйлелеген дә теләми. 
Менә бу гади генә сорауларга җавап биреп карагыз әле. Сезнең гаиләдә тәрбия эше ничегрәк тора икән? Сез дә башкалар өчен уңайлы кеше үстермисезме?
1. Безнең гаиләдә олылар фикере шик астына алынмый. Без ничек әйтсәк, шулай була.
2. Балалар минем фикеремә каршы чыкса, үртәләм, кәефем кырыла.
3. Бала белән бәхәсләшкәндә аргументларым һәм дәлилләрем булмаса, мин: «Бу хакта бәхәс тәмам!» – дим дә сүзне төгәллим. 
4. Янында олы кеше булмаса, минем балам үзен үзе яклый алачак. 
5. Минем балам ачык һәм һәркем ишетелерлек итеп сөйләшә.
6. Баламның шөгыльләрен аңламыйм, алар миңа кирәксез бер шөгыль булып тоела. 
7. Аның телевизордан яки интернеттан нәрсә каравын һәрвакыт күзәтеп торам. 
8. Уенчыкларның үзем тиеш дип тапканнарын гына сатып алам.
9. Күңелемә ятмаган дуслары белән баламны аралаштырмыйм.
10.  Такта янында җавап бирүгә караганда минем балама мөстәкыйль эш яки өй эше эшләве җайлырак. 
Әлеге сорауга һәркем үзенчә җавап бирә. Шул җаваплардан чыгып, балагызны нинди кеше итеп тәрбияләвегез турында фикер йөртә аласыз. 
Әйдәгез, балабызны башкалар фикеренә бәйле булган, һәрнәрсәдә башкалардан хуплау көткән итеп түгел, ә үз фикере булган, үз сүзен яклый ала торган үстерү хакында да сөйләшик. 
Балагызга сайлау мөмкинлеге бирегез. Нинди кием киясен, кем белән, нинди уенчык белән уйныйсын ул үзе хәл итсен. Аңа үз фикерен белдерергә кайда нинди мөмкинлек бар – барысын да кулланыгыз. 
Үз хисләрен тоярга һәм аңларга өйрәнсен. «Син елыйсың? Авырттымы? Сиңа күңелсезме?» «Син нәрсә тоясың?» «Бу уенчыкны алырга теләгән идең, шатланасыңмы?» ише сорауларга җавап эзләп, ул үз хисләрен аңларга өйрәнәчәк. «Елама! Бернәрсә дә булмады!» ише сүзләрне балага әйтергә ярамый.
Балагызга хаталанырга рөхсәт итегез. Ул хаталанудан куркып үсмәсен. Хаталанудан курыккан бала үзен беләсезме ничек хис итә: миналар куелган кырдан барган кебек итеп. Бер адым гына читкә тайпылсаң да, бетте! 
Хаталары өчен ачуланмагыз. Аңа моны төзәтү юлларын күрсәтегез, үзенә төзәтергә ирек бирегез. 
Бала үстергәндә 5 секунд кагыйдәсен исегездән чыгармагыз. Нәрсәнеңер ваткан, түккән, сезнең иннек белән көзгегә рәсем ясаган икән, башта бишкә кадәр санагыз. Шушы 5 секунд сезгә хисләргә бирелмичә, дөрес гамәл кылырга, дөрес сүзләр әйтергә ярдәм итәчәк.
Карарларны үзенә кабул итәргә юл куегыз. Балачактан карарлар кабул итеп, ул мөстәкыйльлеккә өйрәнәчәк. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар