Коръәни Кәримдә телгә алынган пәйгамбәрләрнең тагын берсе – Нух галәйһиссәлам. Изге китапның 71нче сүрәсе аның исеме белән аталган.
Җир йөзенә ул Идрис пәйгамбәрдән соң иңдерелә. Аның чын исеме «Яшькүр», «Сакин», «Габделгаффар» булганлыгы әйтелә.
Ул вакыт-вакыт көтү көтә, сәүдә белән дә шөгыльләнә. Аңа илле яшьләр булганда янына Җәбраил галәйһиссәлам килә һәм пәйгамбәрлек вазыйфасы бирелүе турында хәбәр итә. «Дәрмәсил кавеменә бар, аларны тәүхид иманга чакыр», – ди.
Нух галәйһиссәлам үзенә йөкләнгән вазыйфаны баштарак яшерен рәвештә генә башкара. Аннары инде ачыктан-ачык кешеләрне бер Аллаһка табынырга өнди башлый. Нухка бик аз гына кеше иярә. Аларның да күбесе ярлы-ябагайлар була. Нухның үз уллары Сам, Һам һәм Яфәс иманга килә. Кәнган исә әтисенең динен кире кага.
Кавемнең башлыгы булган Дәрмәсил Нух турында ишетеп, үз янындагылардан аның кем булуын сораша. «Безнең кавемнән булса да, безгә буйсынмаган бер бәндә. Исеме Нух ибне Ламәк. Әүвәл ул акыллы иде, хәзер тилерде. Үзен пәйгамбәр дип сөйләп йөри. Потларга каршы килә», – диләр. Дәрмәсил Нухны үз янына чакырта һәм аңа яный.
Дәрмәсил үлгәч, аның урынына улы Нәвлин утыра. Явыз бәндә була ул. Нухны төрлечә җәберләүче, кимсетүчеләр күбәя. Аның өстенә туфрак сибәләр, кыйныйлар. Берсендә аңын югалтканчы буалар. Инде үлде бугай дип, ташлап калдыралар. Аңына килгәч, Нух пәйгамбәр Аллаһыдан үзен рәнҗетүчеләр өчен гафу үтенә. Аннары тәһарәт алып, тагын шул кешеләр янына юнәлә, аларны иманга килергә чакыра. Шул рәвешле 950 ел буена Нух үз кавемен Аллаһка буйсынырга чакыра, аларга Аллаһының газабы каты булачагын сөйли. Кешеләр аннан көләләр генә, кайда инде ул синең Аллаһың вәгъдә иткән газап, дип мыскыллыйлар.
Ниһаять, ул газапның беренче билгесе күренә: болар яшәгән урында 40 ел буена яңгыр тамчысы төшми. Мал-туарлары кырылып бетә, балалар тумый башлый. Чарасыз калып, алар Нухка мөрәҗәгать итә. «Ширектән ваз кичегез, сезнең өчен дога кылырмын», – ди Нух пәйгамбәр.
Ләкин аңа иярүчеләрнең саны артмый. Аталар улларына Нухка иярмәскә васыять әйтеп калдыра.
Нух пәйгамбәр Аллаһка ялвара: «Җир йөзендә кяферләрдән беркемне дә калдырма. Чөнки Син аларны калдырсаң, Синең колларыңны адаштырырлар. Алар кяфер һәм гөнаһлы кешеләрдән башка беркемне дә тудырмаслар. Мине дә, ата-анамны да, өемә иманлы буларак кергән кешеләрне дә, иманлы ирләр белән иманлы хатыннарны да ярлыка. Залимнәргә исә һәлакәттән башка бернәрсәне дә арттырма!» – ди.
Шушы ялварудан соң Аллаһ хәзрәти Нухка бер көймә ясарга куша: «Безнең саклавыбыз һәм вәхиебез белән көймә яса. Золым кылган кешеләр өчен исә Миннән сорама. Һичшиксез, алар суга батырылачаклар». («Һуд» сүрәсе, 37 аять).
Риваятьләрдән әйтелгәнчә, Нух үзенә ышанган кешеләр белән ике яки дүрт ел дәвамында өч катлы итеп каты агачтан көймә ясый. Эченә ут ягып, пар белән эшли торган була ул.
Ибне Габбастан тапшырылганча, анда сиксән кеше утыра. Хайваннарны да кертәләр. Адәм галәйһиссәламнең табуты да көймәгә алына.
Нух галәйһиссәлам, Аллаһның әмерен үтәп, көймәгә алынасы барлык җан ияләрен дә менгереп бетергәннән соң, туфанның беренче билгеләре күренә башлый.
Коръәндә бу болайрак әйтелә: «Без күкнең су коелган капкаларын ачтык. Җирне ярып, аннан чишмәләр аттырдык...» («Әл-Камәр» сүрәсе, 11-12 нче аятьләр).
Нухның улы Кәнган көймәгә утырмый. Аның өчен дога кылып, Нух хаталана, чөнки Аллаһ аны залимнәр өчен дога кылудан тыйган була. Риваять ителгәнчә, бу хатасы өчен бик күп елап, күз яшьләре түккәнгә аңа «Нух» исеме бирелә дә.
Туфан рәҗәб аеның беренче көнендә башланып, алты ай дәвам итә. Нух төзегән кораб тау кадәр дулкыннар арасында йөзеп йөри.
Аннары Аллаһ суга һәм күкләргә әмер итә: «И җир, суны сеңдер! И күк, син дә тот!» («Һуд» сүрәсе, 44 нче аять).
Галимнәр фикеренчә, туфан бар кешелек өчен дә уртак була. Җир йөзенең бар тарафын су каплый. Кешелекнең икенче тапкыр арту-күбәюе әнә шул 80 кешедән башлана.
Көймә мөхәррәм аеның 10 нчы көнендә – Гашура көнне исән-имин килеш Жуди тавына туктый. Көймәдәгеләр исән калулары өчен Аллаһка шөкер итеп, ураза тоталар, аннары калган ризыклардан гашура пешерәләр. Шуңа күрә мөселманнарга бу көнне сәдака бирү, тәмле ризыклар тарату һәм ураза тоту сөннәт санала.
фото: ясалма интеллект ярдәмендә эшләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк