Логотип
Дин

Хәзрәти Идрис

Күкләрнең хәйран калдырырлык серләрен белгән Идрис галәйһиссәлам турында шактый риваять бар. Аларда аның Вавилон тирәсендә туганлыгы әйтелә.

Ул хәзрәти Адәмнең алтынчы буын оныгы санала. 
Кешелек тарихында тегүчелек һөнәре Идрис хәзрәттән башлана. 

Идрис галәйһиссәлам яшәгән җәмгыять – хәзрәти Адәмнең улы Кабил нәселеннән килгән җәмгыять. Аның әһелләре рухи яктан да, эш-гамәлләре белән дә бозыклыкка бата. Шит галәйһиссәлам күрсәткән юлдан тайпылып, гыйбадәт кылудан баш тарталар. Менә шушы халыкка Идрис пәйгамбәр итеп җибәрелә. Аңа утыз сәхифә иңдерелә. Ул шуларны сөйләп, халкын иманга килергә өнди. Меңгә якын кеше аңа иярә. 

Әле үзенә пәйгамбәр вазыйфасы йөкләнгәнче дә, хәзрәти Идрис күп вакытын гыйбадәт кылып үткәрә торган була. Игелекле кешеләр белән аралаша, тормышын үзенең кул көче белән алып бара. 

Гомеренең ахырында ул күккә күтәрелә. Әлеге хәл турында Коръәннең «Мәрьям» сүрәсендә, 57 нче аятьтә әйтелә: «Без аны өстен бер урынга күтәрдек». 

Әлеге аятькә кагылышлы бер хәдис-шәриф бар: «Мигъраҗда дүртенче кат күккә күтәрелгәч, Мин Идрис (пәйгамбәр) белән очраштым. Җәбраил миңа: «Син күргән зат – Идрис. Аңа сәлам бир!» – ди. Мин аңа сәлам бирдем. Ул да минем сәламемә җавап бирде. Аннары миңа: «Мәрхәбә, изге кардәш, изге пәйгамбәр», – диде». (Бохари, «Бәдьул-Халк, 6; Мөслим, «Иман», 259–264). 

Кайбер галимнәр Идрис галәйһиссәлам хәзер дә күктә яши дигән фикерне яклый. Аның тугрылыгы, гаделлеге турында «Мәрьям» сүрәсенең 56 нчы аятендә дә әйтелә: «Китапта Идрисне дә искә ал. Һичшиксез, ул һәм изге, һәм бер пәйгамбәр иде». «Әнбия» сүрәсенең 85-86 нчы аятьләрендә «Исмәгыйльне, Идрисне һәм Зүлкифне дә искә ал! Аларның һәрберсе сабыр итүчеләрдән иде. Без аларны рәхмәтебезгә керттек. Һичшиксез, алар изге кешеләр иде», – диелә. 

Идрис галәйһиссәламнең халкына мөрәҗәгать итеп әйткән сүзләре дә хикмәтле: «Акыллының дәрәҗәсе күтәрелгәндә, тыйнаклыгы да артыр». «Акыллы зат башка берәүнең гөнаһына карамас. Кешенең гаебен йөзенә бәреп әйтмәс. Мал-мөлкәте арткан саен, тәкәбберләнеп, әдәп-әхлагын бозмас». 

Идрис пәйгамбәр турында кыскача гына итеп әйткәндә, ул: үзенә сәхифә-язу иңдергән пәйгамбәр, изгелеге, тугрылыгы белән Коръәндә телгә алына, сабырлык символы дәрәҗәсенә ирешә, Аллаһ тарафыннан югары дәрәҗәгә күтәрелә, тегү эшенә нигез сала.

Язма Абдуррауф Абдулкадыйр улы Забировның «Пәйгамбәрләр тарихы» китабына нигезләнеп әзерләнде. 

Фото: Анна Арахамия.

Теги: дин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар