Давыл белән юк ителгән Гад кавеменә пәйгамдәр итеп җибәрелә. Һуд сүзенең мәгънәсе – тынычлык, йомшаклык, солых һәм иминлеккә сәбәп ителгән. Һуд галәйһиссәламнең башка исеме – Абир, кушаматы – Нәбиуллаһ була. Аккаф дип аталган төбәктә туып үсә, абруйлы нәсел баласы була. Пәйгамбәрлеккә кадәр сәүдә белән шөгыльләнә. Уртача буйлы, каратут тәнле, куе чәчле, матур йөз кыяфәтле ир-ат дип риваять ителә.
Гад кавеме турында Коръәннең берничә сүрәсендә телгә алына. Гад үзе Нух пәйгамбәрнең бер оныгы була. Бу халык Йәмән, Аден һәм Оман арасындагы Аккаф дип аталган уңдырышлы туфраклы, мул сулы елгаларга бай җирлектә яши. Кыя ташларны кисеп өйләр салалар, матур биналар төзиләр. Яшәгән җирләрен матур фонтаннар, бакчалар белән бизиләр. Нух туфаныннан соң бу кавем кабаттан потларга табына башлый, Аллаһны оныталар, төрле фетнә, ызгышлар чыгарып торалар. Алар Аллаһтан бирелгән нигъмәтләрнең күплегенә алдана, бозыклык юлына баса, тәкәбберләнәләр. Самәл, Самуд, Сада, Хәба исемле потлар ясап, шуларга табыналар. Ятимнәргә, авыруларга, зәгыйфьләргә карата кансызлык күрсәтәләр, авыруларны биек биналардан аска ыргыталар, шуннан ләззәт алалар.
Гад кавеменең азгынлыгы соң чиккә җитеп азгач, Аллаһ Тәгалә Һуд галәйһиссәламне аларга пәйгамбәр итеп җибәрә.
Ул килгәндә кавемнең башлыгы Халҗан алтын тәхетендә утыра. Һуд хөр тавыш белән сүз башлый: «Әй кавемем! Гыйбадәт кылырга лаеклы зат бары Аллаһ кына. Аңа тиңдәшләр куймагыз. Уйлап карагыз әле: Нух кавеме әнә шуңа һәлак ителде».
Кавеме Һуд галәйһиссәламгә каршы килә һәм аны кире кага. Аны акылдан язган, саташкан диләр. Төрлечә кимсетәләр, хурлыйлар. Бу хакта Коръәннең «Һуд» сүрәсендә белдерелә.
Һуд аларның гамәлләренә бик борчыла. Кулларын күтәреп, Аллаһ Тәгаләгә ялвара.
Берзаман бу кавемдә балалар тумый башлый. Хатыннар бала таба алмыйлар. Бу хәл 10 ел буена дәвам итә. Халык Һуд янына килә, ләкин үзләренең явызлыкларыннан тәүбә итми.
Шуннан соң мондагы елгалар корый, бакчалар кибә. Риваятьләрдә телгә алынган Ирәм бакчалары юкка чыга. Алыптай буйлы кешеләр бер телем икмәк теләнер хәлгә төшә.
Һуд галәйһиссәлам аларны кабат җыя һәм дингә килергә үгетли. Аллаһтан ярлыкау сорарга куша. Ләкин тәкәбберлеккә бирелгән халык тормышларының авырлыгына карамастан, тәүбә кылудан баш тарта.
Аллаһ Тәгалә аларга өч ел буена яңгыр җибәрми тора. Яңгырга өметләнеп, алар берничә кешене Мәккәгә җибәрә.
Озак та үтми күкне болыт каплап ала. Кешеләр яңгыр ява дип сөенешәләр. Ләкин бу Аллаһ Тәгалә аларга дип җибәргән газап болыты була. Һуд галәйһиссәлам соңгы тапкыр кавемен иманга килергә чакыра. Аңа борылып та карамыйлар.
Чәршәмбе көнне иртән җил көчәя. Агачларны төбе-тамыры белән йолкып ала. Тора-бара давыл тавышы колакларны тондыра торганга әйләнә, бик нык суыта. Бу хакта «Фуссыйләт» сүрәсенең 16 нчы аятендә әйтелә: «...Без дөнья тормышында аларга хурлык газабын татыттырыйк дип, туңдыра торган бер салкын җил җибәрдек. Ахирәт газабы исә тагын да хурлыклырак...»
Давыл кешеләрне һавага чикерткәләр кебек очыра. Очып китмәс өчен, алар итәкләрен бер-берсенекенә бәйләп, боҗра ясыйлар, ләкин бу да коткара алмый.
Аллаһ Җәллә Җәләлүһү җилгә әмер биреп, Гад кавеме өстенә комны алып килеп тутырттыра. Давыл җиде төн дә сигез көн дәвам итә.
Аллаһ Тәгалә Һудны һәм аңа иярүче бер төркем халыкны давылдан саклап кала һәм пәйгамбәрен түбәндәге могҗизаларга ия кеше итә.
Һуд үзенә җилләрне буйсындыра ала, аларны үзе теләгән якка бора.
Йонны ефәккә әйләндерә, аны ялтырап тора торган халәткә китерә.
Көчле яңгыр яуганда, Һуд дога кыла һәм юллара ышык урыннар барлыкка килә. Кешеләр шунда ышыкланып яңгырны уздырып җибәрә.
Әлеге язма Абдуррауф Абдулкадыр улы Забировның «Пәйгамбәрләр тарихы» китабына нигезләнеп әзерләнде.
фото ясалма интеллектныкы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк