Ураза безгә ел саен бер үк ишектән керми. Бер елны ул кояшлы, озын көннәрдә аяк басса, икенче елны салкын көздә ишек шакый. 2026 елгы ураза исә кыш белән яз чигендә – табигать әле тын, әмма инде эчтән генә уяна башлаган вакытта аяк басачак. Юлларда кар ята, әмма һавада яз исе сизелә. Кеше күңеле дә шул халәттә: тыштан тыныч кебек, ә эчтә уйлар, сораулар, өметләр кузгала
Быелгы уразаның үзенчәлеге шунда – ул ашыкмый. Көннәр артык озын түгел, шуңа күрә ураза физик яктан җиңелрәк уза. Кичләр иртәрәк төшә, өйләребездә утлар алданрак кабына, якыннар бер табын артына ешрак җыела. Сөйләшергә, уйланырга, бер-беребезне чынлап тыңларга вакыт арта. Бу –уразаны коры кагыйдәләр аша түгел, ә эчке халәт, күңел җылысы аша кичерү өчен бик кулай чор.
Күпләр өчен ураза һаман да «ярамый»лар исемлеге булып кала: ашарга ярамый, эчәргә ярамый, түзәргә кирәк. Әмма еллар узган саен күбрәк кеше аңлый башлый: ураза – тыю түгел, чистарыну. Артык сүзләрдән, күңелне авырткан рәнҗүләрдән, кирәкмәгән борчулардан арынырга ярдәм итүче ай ул. Бу айда без ризыкны гына түгел, уйларыбызны да сайлыйбыз: кемне тыңлыйбыз, нәрсә турында сөйләшәбез, күңелебездә нинди хисләр саклыйбыз.
Хатын-кыз өчен ураза аерым бер мәгънә ала. Без – гаиләнең терәге, өйнең җаны, көндәлек тормышны тотып торучылар. Күп вакытта башкалар турында уйлап, үзебезне соңгы урынга куябыз. Ә 2026 елгы ураза безне йомшак кына туктата да: «Синең дә күңелең бар. Син дә арыйсың. Синең дә тын алырга, үзеңә кайтып керергә хакың бар», – дип искәртә кебек. Ураза – табыннарны мул итү өчен түгел, ә йөрәкләрне баету өчен. Гадирәк аш, азрак сүз, күбрәк тынлык. Кайчак иң зур бәрәкәт тә нәкъ шунда була. Һәм, бәлки, нәкъ шушы тынлыкта без үзебезне яңадан табарбыз.
Дин белгече фикере: уразага әзерлек күңелдән башлана
Уразага әзерлек соңгы атнада гына башлана торган эш түгел, ди дин белгечләре. Бу чор – ашамыйча тору гына түгел, ул тормышка, үзеңә, тирә-юньгә карашны тәртипкә салу ае.
Белгечләр фикеренчә, уразага алдан әзерләнә башлау аны җиңелрәк үткәрергә ярдәм итә икән. Иң элек йокы режимын җайга салу мөһим. Иртәрәк ятып, иртәрәк торырга әкренләп ияләшү сәхәргә торуны авырсындырмый. Шулай ук артык майлы, авыр ризыкларны киметү дә организмга файдалы.
Рухи әзерлеккә дә аерым игътибар бирергә кирәк. Дога кылу, Коръән уку өчен көндәлек мәшәкатьләр арасында булса да вакыт табу күңелне тынычландыра, уйларны тәртипкә сала. Кешеләр белән мөнәсәбәтләрне җайга салу, үпкәләрне җибәрү, рәнҗешләрне онытырга тырышу да уразаның чын мәгънәсен ачарга ярдәм итә.
Иң мөһиме – ният. Ният – катлаулы сүзләр, озын догалар түгел. Ул кешенең күңелендә туа. «Мин бу уразаны Аллаһы ризалыгы өчен тотам», – дип күңелдән генә әйтү дә җитә, ди дин белгечләре.Ураза кешене ашыктырмый, авырлатмый. Киресенчә, ул кешене йомшак кына үз күңеленә кайтара, тормыш мәшәкатьләре арасында тукталып, уйланырга мөмкинлек бирә.
Авырган кешегә ураза тотарга ярыймы, ярамыймы?
Ислам – җиңеллек дине. Дин кешене авыр хәлгә калдыруны максат итеп куймый. Шуңа күрә ураза тоту мәсьәләсендә дә сәламәтлеккә зыян китермәү төп шартларның берсе булып тора.
Дин белгечләре аңлатканча, авырган кешегә ураза тотарга ярыймы-ярамыймы дигән сорауга җавап аның хәленә бәйле. Әгәр ураза тоту авыруны көчәйтә, хәлне начарайта яки терелүне тоткарлый икән, мондый очракта ураза тотмаска рөхсәт ителә. Бу – гөнаһ саналмый. Терелгәч, калдырылган ураза көннәре каза итеп тотыла.
Аерым игътибар дарулар мәсьәләсенә дә бирелә. Эчеп йота торган дарулар уразаны боза. Әгәр кешегә көн дәвамында даими рәвештә дару эчәргә кирәк икән, уразаны калдыру хәерлерәк санала. Чөнки сәламәтлекне саклау – диндә өстенлекле бурыч.
Хроник авырулары булган кешеләр дә үз хәлләрен исәпкә алырга тиеш. Әгәр ураза тоту мөмкин түгел икән, мондый очракта ураза бурычы фидия түләү аша үтәлә. Фидия – мохтаҗларны ашату яки аларга тиешле күләмдә ярдәм күрсәтү дигән сүз. Бу гамәл кешене ураза бурычыннан азат итә.
Белгечләр ассызыклаганча, ураза – тәнне сынау өчен түгел, ә күңелне тәрбияләү өчен бирелгән гамәл. Шуңа күрә сәламәтлеккә зыян китерә торган ураза дин тарафыннан хупланмый. Һәр кеше үз хәлен дөрес бәяләп, кирәк булганда табиб һәм дин белгече белән киңәшеп эш итәргә тиеш.
Йөкле һәм бала имезүче хатын-кызлар ураза тота аламы?
Ислам динендә ана һәм бала сәламәтлеге аерым игътибарга алына. Шуңа күрә йөкле һәм бала имезүче хатын-кызлар өчен ураза тотуда җиңеллекләр каралган.
Бала көтүче хатын-кыз ураза тота ала, әгәр дә ураза аның үз сәламәтлегенә яки карынындагы балага зыян китерми икән. Әмма табиблар ураза тотуны киңәш итми, хәлсезлек, кан басымы төшү, сусызлану куркынычы булса, уразаны калдыру рөхсәт ителә. Бу очракта гөнаһ юк.
Бала имезүче аналар да шул ук кагыйдәләргә таяна. Әгәр ураза сөт күләмен киметә, баланың хәленә тискәре йогынты ясый икән, уразаны вакытлыча калдыру хәерле санала.
Калдырылган ураза көннәре соңыннан каза итеп тотыла. Ягъни хатын-кыз мөмкинлеге булгач, сәламәтлеге ныгып, бала үсеп җиткәч, ураза бурычын башка вакытта үти ала.
Дин белгечләре ассызыклаганча, ураза – кешене кыен хәлгә кую өчен түгел, ә рухи тәрбия өчен бирелгән гамәл. Шуңа күрә мондый очракларда табиб һәм дин әһеле белән киңәшләшеп эш итү иң дөрес юл булып санала.
Айлык күрем вакытында ураза тотыламы?
Ислам динендә хатын-кызның физиологик хәле исәпкә алына. Айлык күрем (хәез) вакытында ураза тоту рөхсәт ителми. Бу – дин кушкан җиңеллек, һәм ул гөнаһ саналмый.
Әлеге көннәрдә ураза тотылмый, әмма калдырылган ураза көннәре соңыннан каза итеп тотыла. Хатын-кыз хәез тәмамлангач, чистарыну алганнан соң уразага керә ала.
Дин белгечләре аңлатканча, бу вакытта ураза тотмау – хатын-кызны авыр хәлгә кую өчен түгел, ә аның сәламәтлеген саклау һәм табигый халәтен хөрмәт итү өчен каралган кагыйдә.
Каза уразасы: бурычны ничек кайтарырга?
Ураза – фарыз гамәл, ягъни мәҗбүри бурыч. Әмма тормышта төрле хәлләр була, һәм кайчак ураза сәбәпле рәвештә калдырылырга мөмкин. Мондый очракта ул каза уразасы итеп соңыннан үтәлә.
Дин кагыйдәләре буенча, каза уразасын елның теләсә кайсы вакытында тотарга ярый. Аны берәм-берәм дә, берничә көнне рәттән дә үтәргә мөмкин. Кайберәүләр кышкы, көннәре кыскарак вакытны сайлый – бу да рөхсәт ителә. Каза уразасы өчен аерым ният кылу кирәк.
Ә менә уразаны сәбәпсез рәвештә бозу – зур гөнаһ санала. Мәсәлән, кеше ураза тота алырлык хәлдә булып та, үз теләге белән уразага кермәсә яки көндез белә торып уразасын бозса, бу очракта гади каза гына җитми.
Мондый хәлдә:
– калдырылган көн өчен каза уразасы тотыла
– кылган гөнаһ өчен тәүбә итү, Аллаһы Тәгаләдән гафу сорау мәҗбүри Әгәр кеше уразага кереп, көн дәвамында белә торып аны бозса, кайбер очракта кәффәрәт уразасы 60 көн рәттән ураза тоту таләп ителә.
Дин белгечләре ассызыклаганча, ураза – бурыч кына түгел, ул Аллаһ белән кешенең арасындагы ышаныч билгесе дә. Шуңа күрә калдырылган уразаларны мөмкин кадәр тизрәк каза кылу, ә хаталар өчен ихластан тәүбә итү хәерле санала.
Ифтар: ашап алу гына түгел
Ифтар – ураза аеның иң җылы, иң көтеп алынган мизгелләренең берсе. Көн буе сабыр иткәннән соң, кояш баегач, кеше табын артына гына түгел, күңел җылылыгына да җыела.
Сөннәт буенча, авызны хөрмә яки су белән ачу хәерле санала. Аннан соң җиңел ризыклар ашау киңәш ителә. Белгечләр искәрткәнчә, ифтар вакытында артык күп ашау файдага түгел, киресенчә, уразаның асылын киметә. Чөнки ураза – ашарга туйдыру түгел, ә сабырлык һәм тәртипкә өйрәнү ае.
Ифтар табынының бай булуы мәҗбүри түгел. Бәрәкәт ризыкның күплегендә түгел, ә ихласлыкта. Гади аш, җылы сүз, бергәләп кылынган дога – менә ураза рухын баетучы иң кадерле мизгелләр.
Дин белгечләре әйтүенчә, ифтар – кешене генә түгел, гаиләне, туганнарны, дусларны берләштерә торган гамәл дә. Бу вакытта ашыкмыйча, рәхмәт хисе белән авыз ачу, бер-береңә игътибар бирү уразаның мәгънәсен тагын да тирәнәйтә.
Ифтар – ашап алу гына түгел. Ул – күңелләрне якынайту, рәхмәт әйтү һәм тынычлык табу вакыты.
Балалар һәм ураза
Белгечләр киңәш иткәнчә, балага башта ярты көн ураза тоту да җитә. Бу аның өчен уен кебек кабул ителә, үз көченә ышаныч тудыра. Кечкенә уңышларны күрү балада кызыксыну уята. Уразаның мәгънәсен уен аша аңлату да нәтиҗәле. Сабырлык, рәхмәт, ярдәмчеллек турында гади мисаллар китерү, кечкенә биремнәр бирү бала күңеленә якынрак була.
Иң мөһиме – мактау һәм үрнәк. Бала өлкәннәрнең үзләрен күреп өйрәнә. «Син булдыра алдың» дигән җылы сүзләр, кечкенә шатлыклар уразаны күңелле истәлеккә әйләндерә.
Ураза бала өчен авырлык түгел, шатлыклы ай булып истә калсын. Чөнки дингә мәхәббәт куркудан түгел, ә күңел җылысыннан туа.
Уразаның иң мөһим соравы
Рамазан ае тәмамлангач, ураза тоткан һәр кеше үз-үзенә уйлану өчен сорау бирә ала. Бу сораулар аша уразаның формаль үтәлүе генә түгел, ә аның кешенең күңеленә, холкына нинди йогынты ясавы ачыклана.
Ураза ае дәвамында без бераз сабыррак була алдыкмы, телебезне артык сүзләрдән, гайбәттән саклый белдекме? Кешеләрнең хәлен, мохтаҗларның авырлыгын күбрәк аңлый башладыкмы? Бу сорауларга ихлас җавап бирү һәркем өчен мөһим.
Әгәр әлеге сорауларга җавап «әйе» булса, димәк, 2026 елгы ураза күңелдә үз урынын тапкан. Ураза бу очракта ашамыйча тору гына булып калмый, ә кешенең эчке дөньясын баета торган гамәлгә әверелә.
Дин белгечләре әйтүенчә, уразаның төп максаты – кешене вакытлыча гына түгел, ә озак вакытка үзгәртү. Шуңа күрә ураза ае тәмамлангач та сабырлык, мәрхәмәт, игелекле мөнәсәбәт сакланса, ураза үз бурычын үтәгән була.
Ураза – бер айга гына түгел. Ул кешенең күңелендә калса – ихлас ураза тоту да шунда.
Фото: Анна Арахамия
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк