Логотип
Дин

Тәкъдиргә ышану

Мөселман булу өчен, Ислам баганасының барлык алты шартларын да үтәргә кирәк. Тәкъдиргә ышану – иманлы булуның бер шарты.

 Мөселман булу өчен, ислам баганасының барлык алты шартларын да үтәргә кирәк. Тәкъдиргә ышану – иманлы булуның бер шарты. Галәмнәрдә, җирдә һәм күкләрдә булган барлык терек һәм терек булмаган мәхлукларның барчасы да Аллаһның теләге белән бар була.

 Ошбу вәгазь иманның бишенче баганасы – тәкъдиргә ышану хакында. Тәкъдиргә ышану ул – галәмдә булган хәлләрнең барысы да: яхшысы да, начары да (безнең караш буенча) – кешеләр белән, яки хайваннар белән, яки табигать белән, яки җәмгыятьтә бара торган хәлләр һәм вакыйгалар – барчасы да, Аллаһның ихтыяры, гыйлеме һәм кодрәте белән була дип уйлау һәм шуңа ышану. Аллаһ ничек тели – шулай була. 

 Дөньяда яшәп киткән, хәзерге вакытта яши торган һәм Кыямәткәчә яшәячәк кешеләрнең, барлык җан ияләренең, гомумән бар нәрсәләрнең дә тәкъдирен Аллаһ алдан ук билгеләп куйган. 

 Аллаһ һәркемнең, һәрнәрсәнең, ягъни барлык терек һәм терек булмаган мәхлукларның булачагын яки булмаячагын һәм алар белән ни-нәрсә булачагын алдан белеп тора, чөнки Ул аларны Үзе барлыкка китергән, барлыкка китерә һәм барлыкка китерәчәк.

 Аллаһ кешене сайлау ирегеннән мәхрүм итми. Аллаһ кешеләргә начар һәм яхшы гамәлләр арасыннан үзенә кирәк булган юлны сайлау мөмкинлеген бирә. Ә инде кеше кайсы яхшы, кайсы начар икәнлеген белсен өчен, туры юлга керсен өчен, Аллаһ Тәгалә дөрес һәм туры юлны күрсәтүче пәйгамбәрләрен җибәреп торган. Кеше яхшылыкны да, яманлыкны да Аллаһ рөхсәте белән кыла. «Ничек инде шулай булсын, Аллаһ начарлык кылуны яратмый бит?» – дигән сорау туа күңелдә. Дөрес сорау. Бу сорауның җавабы болай: Аллаһ Тәгалә кешегә сайлау иреген биргән. Кеше туры юлны сайласа, ягъни Аллаһ кушканнарны үтәп, тыйганнарыннан тыелса һәм изге гамәлләр кылып яшәсә, Мәңгелек тормышында яхшы урында – Җәннәттә яшәячәк. Хаталы юлны сайлап – Аллаһ кушканнарны үтәмичә, Раббыбыз тыйганнардан тыелмыйча һәм яманлык эшләп яши икән, җәһәннәмгә төшүне үзе үк сайлап алган була. 

Тәкъдирнең дүрт әркәне бар. Беренчесе – Аллаһ Үзенең гыйлеме белән нәрсә булачагын алдан белеп тора. Икенчесе – Аллаһ каләмгә: «Яз!» – дип әмер бирде. Аллаһ инсанның язмышын тәгаенләп куйган. Өченчесе – Аллаһ ни-нәрсә буласын теләде. Димәк, бөтен нәрсә дә Аллаһ теләсә – була, теләми икән, булмый. Дүртенчесе – Аллаһ барлыкка китерүче, ягъни бөтен барлыкларны булдыручы. 


 *** 
Кәрим – кызыксынучан, ул фикерләргә ярата һәм вакытын файдалы итеп үткәрү, дин гыйлемен алу өчен һәр мөмкинлекне файдалана, әлхәмдүлилләһ. Кәримнәр гаиләләре белән мандариннар үсә торган тарафларга – Абхазиягә барырга ниятләделәр. Абхазиядә Кәримнең бабасының фронтташ дусты – Искәндәр бабай гаиләсе белән яши. Алар бик кунакчыл. 

Иртә белән Кәрим йокыдан уянуга сикереп торды. Бергәләшеп иртәнге намазны укыдылар. Сәлам биреп намаздан чыккач, бөтен гаилә белән, хәерле-имин юл теләп, Аллаһка дога кылдылар.

– Тизрәк җыеныйк инде! – дип, Кәрим олыларны ашыктырды. Машинага кереп утыргач, малай: «Аллаһка шөкер. Ниһаять юлга кузгалдык!» – диде.
– Ашыгучан булма, юлга кузгалыр алдыннан дога кылырга онытма! – диде бабасы. Кәрим кулларын күтәрде һәм: «Әй, Аллаһым! Безне юлларда Үзең саклап йөрт, ярдәмеңне бир!» – дип дога кылгач, аңа бабасы:
– Улым, Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм һәр көнне өйдән чыкканда әйткән сүзләрне кабатла, ул: «Бисмилләһ! Әй, Раббым! Сиңа гына тәвәккәл кылдым. Бернинди көч тә Синең кодрәтең белән тиң түгел!» дип әйтә торган булган. Аллаһка догалар кылып үзебезне саклыйбыз, – дип, оныгын дога кылырга өйрәтте. Кәрим ерак юлны хәерле-файдалы дәрес алып үткәрде, әлхәмдүлилләһ. Тәүлек буе, туктап ял итә-итә, бара торгач, таулар арасындагы бормалы юлга килеп керделәр.

Әтиләре машинаны юл кырыена чыгарып куеп туктады. Кәрим, түземсезләнеп:
– Нәрсә булды, әтием? Ник туктадык? – диде. 
– Тәгәрмәч тишелде, ахрысы, – диде әтисе. Чынлап та, тәгәрмәч тишелгән булып чыкты. 
– Күпме көтәргә туры килер икән? – дип куйды малай. 
– Ярты сәгать чамасы. Сез әнә тегендә, күләгәдә утырып торыгыз, – диде әтисе. 

– Улым, тәгәрмәч тишелүдә ниндидер хәерлелек булса кирәк, – диде бабасы, оныгын сабырлыкка өндәп. 
– Тәгәрмәч тишелүдә нинди хәерлелек булсын инде? Югыйсә дога да кылдык бит инде, – дип гаҗәпләнде Кәрим. 

 Бабайга оныгын кулда тотарга өйрәтү кирәклеге аңлашылды.
– Улым, син сүзеңне бераз уйламыйчарак әйттең. Тәгәрмәч тишелү бәла-каза түгел. Әтиең аны алыштырыр һәм без яңадан юлга кузгалырбыз һәм бер-ике сәгатьтән барып та җитәрбез, ин шәә Аллаһ. Без бик күп нәрсәләрне белә алмыйбыз. Тормышта нәрсә генә булса да, без аны шулай кирәк дип кабул итәргә тиешбез, – дип аңлатты бабай оныгына. 

– Әтиең тәгәрмәч алыштырган арада бер вакыйга турында сөйлим әле. Ул күптән булган хәл. Безнең күршебез Галиәкбәр хаҗи, Аллаһ аңа мәрхәмәтле булсын, бик яхшы кеше иде. Алар гаиләләре белән күрше өяздә яши торган туганының никах мәҗлесенә барырга чыктылар. Без догалар кылып, хәерле юл теләп, аларны озатып калдык. Аларның сәфәре бик матур җирләр аша үтә, мин ул юлларны беләм, базарга шул юлдан йөри идек. Урман юлыннан байтак кына барганнан соң, алар челтерәп агучы чишмә янында туктап ял итеп алырга уйлыйлар. Ялга туктагач, Галиәкбәр хаҗиның хатыны чия җыя. Шунда, ботакка эләгеп булса кирәк, энҗе муенсасы өзелә. Муенса буыннан-буынга тапшырылып килгән икән. Куе үлән арасыннан энҗеләрне эзләп тапканчы байтак вакыт үтә. Инде юлга кузгалырга гына торганда, каршыларына бер кат күлмәк-ыштаннан гына булган кешенең йөгереп килүен күрәләр. Ул кеше: «Тизрәк кире кайтып китегез! Алдарак, олы юлга чыгу чатында юлбасарлар яшеренеп яталар, алар минем атымны һәм барлык әйберләремне талап алдылар. Үземне бер кат юка киемнән генә калдырдылар. Кире борылыгыз!» – ди. Галиәкбәр агай гаиләсе белән кире авылга кайтты. Алар күрше өяздә яшәүче туганнарына су юлы белән бардылар. – Улым, уйлап кара әле, энҗе муенса өзелгәч аларның кәефләре киткәндер. Инде, теге кеше килеп юлбасарлар хакында әйткәч нинди хисләр кичерделәр икән? 

 – Галиәкбәр хаҗиның гаиләсе шатлангандыр дип уйлыйм, – диде малай. 
– Әйе, улым. Муенса өзелү аларны зур күңелсезлектән саклап калуга сәбәпче булган, дип әйтергә мөмкин, – диде бабасы оныгының фикерен куәтләп.

Кәримнең әтисе ул арада тәгәрмәчне алыштырган да икән.
– Утырышыгыз, Аллаһ рәхмәте белән, барысы да җайланды. Кәрим күңелсезләнмәдеме соң? – дип улына карап куйды. Оныгы өчен бабасы җавап бирде:
– Күңелсезләнергә вакыт булмады. Син тәгәрмәч алыштырган арада хикәятләр тыңлады ул, – диде. 

– Ә хикәятләр шундый кызыклы һәм файдалы булды, рәхмәт бабакаем, – дип, малай бабасының иңбашыннан сөеп куйды. Алар тагын юлга кузгалдылар. Биш минут чамасы барганнан соң юлда машина ташкынын күрделәр. «Ни булды икән, чыгып белешеп керим әле», – диде Кәримнең әтисе. Бераздан ул машинага кереп утырды һәм: «Тау башыннан зур гына таш төшкән. Ташны юлдан читкә алып кую өчен махсус хезмәт килгән. Бераздан юлга кузгалырбыз, ин шәә Аллаһ», – диде. 

– Бу хәл кайчанрак булды икән, улым? – дип сорады бабай улыннан:
– 30–35 минут элек булган икән, – диде улы. 
– Безнең машинаның тәгәрмәче дә 30–35 минут элегрәк тишелде ләбаса, – диде бабай дулкынланып. 
– Хактан да шулай, – диештеләр барысы да. 

– Раббым Аллаһ! Сиңа иксез-чиксез мактауларыбыз булсын! Син безне саклап калдың! Таш төшкән вакытта без тәгәрмәч алыштырдык. Кем белә, тәгәрмәч тишелмәгән булса, бәлки шул таш сәбәпле юл фаҗигасенә юлыккан булыр идек? Кем безне кечкенә генә борчу белән зур афәттән, олы хәвефтән коткарды? Кем безнең язмышыбыз белән идарә итә? Кем безнең белән җитәкчелек итә? Аллаһка догалар кылып сорадык, һәм Ул безне саклап калды! Рәхмәт Сиңа Раббым! – дип бабай Аллаһка хәмде-сәналәр әйтте, шөкер итте.

...Менә алар Искәндәр бабайлар яши торган зур гына салага килеп җиттеләр. Хозурлыклар!.. 

Кәрим мондый сихри манзараны беренче тапкыр гына күрә. Түзмәде: «Авыл «мандарин диңгезенә» чумган!» – дип әйтеп куйды. Олылар рәхәтләнеп көлештеләр. Искәндәр бабай гаиләсе белән аларны капка төбенә чыгып каршы алды. Җимеш агачлары үскән бакчада табын әзерләнгән иде. Кунак ашы мәҗлесендә Коръән укыдылар, ул барысының да җанына һәм тәненә шифа булды. Барлык нигъмәтләр өчен табындашлар Аллаһка рәхмәтләрен әйтте, Аллаһны зикер иттеләр. Кәрим ястү намазыннан соң: «Йә Раббым Аллаһ! Син безне юлларда сакладың. Шундый матур җирләрне күрсәттең. Искәндәр бабайның гаиләсе белән күрештердең. Раббым! Рәхмәт Сиңа!» – дип Аллаһка шөкер итте. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар