Тәүбә кылу өчен ике рәкәгать намаз уку, аннары истигъфар догасын әйтү киңәш ителә.
Рамазан аеның мөбарәк көннәре бер-бер артлы үтә. Кичә генә башланган кебек тоелган изге айның беренче ункөнлеге сизелмичә дә артта калды. Ислам галимнәре аңлатканча, Рамазанның беренче ун көне – Аллаһның рәхмәтенә ирешү чоры. Бу вакытта мөселман кешесе гадәти тормыш тәртибеннән ваз кичә: ашау-эчүдән, нәфес теләкләреннән тыела, сабырлыкка өйрәнә, йөрәген пакьләргә омтыла.
Озын көн дәвамында сусыз-ашсыз торган адәм баласы үзенең никадәр зәгыйфь икәнен аңлый. Күп вакыт «мин» дип шапырынып йөргән кеше, чынлыкта, Аллаһы Тәгалә биргән нигъмәтләргә никадәр мохтаҗ булуын тоя. Бер йотым суның да, бер кисәк икмәкнең дә олуг рәхмәт икәнен күңел аша үткәрә.
Раббыбызның рәхмәте белән без хәзер Рамазанның икенче ункөнлегенә – мәгъфирәт, ягъни гөнаһларның гафу ителү чорына аяк бастык. Бу көннәр – тәүбә-истигъфар вакыты. Мөселманнар кылган хаталары, белеп һәм белмичә эшләгән гөнаһлары өчен Раббыларыннан ярлыкау сорый.
Тәүбәнең әһәмияте турында Мөхәммәд пәйгамбәр (салләллаһү гәләйһи вә сәлләм) хәдисләрендә күп тапкырлар искәртелә. Риваять ителә: бер көнне пәйгамбәребез янына бер кеше килеп фәкыйрьлектән зарлана. Ул аңа: «Аллаһтан гөнаһларың өчен гафу үтен», – дип киңәш итә. Икенче кеше баласызлыктан зарлана – җавап шул ук. Өченчесе корылык турында әйтә, дүртенчесе уңыш булмауга зарлана – аларга да пәйгамбәребез тәүбә-истигъфар кылырга куша. Сәхабәләр моңа аптырагач, ул: «Бу – минем сүзем түгел, моны Аллаһы Тәгалә Коръәндә киңәш итә», – дип җавап бирә (Һүд сүрәсе, 3, 52 нче аятьләр).
Димәк, тәүбә – рухи пакьләнү генә түгел, ә тормышыбызга бәрәкәт иңүнең дә бер юлы. Рамазанның һәр мизгеле кадерле, әмма икенче ункөнлек аеруча тәүбәгә багышлан, чөнки хатасыз кеше юк. Пәйгамбәребез әйткәнчә: «Адәм балаларының барысы да хаталана, ә хаталанучыларның иң хәерлесе – тәүбә итә торганы».
Ярлыкау турында сүз барганда, тагын бер мөһим сорау туа: без Аллаһтан гафу сорыйбыз, әмма үзебез башкаларны гафу итә беләбезме? Бүген күп кенә гаиләләрнең таркалу сәбәбе – бер-береңне аңлый, кичерә белмәү. Үпкә күңелне катыландыра, ә гафу итү – йөрәкне йомшарта. Шуңа күрә тәүбә-истигъфар Аллаһ каршында гына түгел, кешеләр алдында да кирәк.
Тәүбә кылу өчен ике рәкәгать намаз уку, аннары истигъфар догасын әйтү киңәш ителә. Мәсәлән:
Әстәгъфируллааһә, әстәгъфируллааһә, әстәгъфируллааһә Тәгәәләә миң күлли зәнбин әзнәбтүһүү гәмдән әү хатаән сирран әү гәләәнийәһ. Үә әтүүбү иләйһи минәззәмбилләзии әгләмү үә минәззәмбилләзии ләә әгләм. Иннәкә әнтә гәлләәмүл гуйүүб.
Мәгънәсе: «Гафу үтенәм бөек Аллаһтан һәрбер гөнаһым өчен – белеп яки белмичә, яшерен яки ачык кылган хаталарым өчен. Белгән һәм белмәгән гөнаһларым өчен Сиңа тәүбә кылам. Чыннан да, Син – яшерен нәрсәләрне дә Белүче!»
Әлбәттә, әгәр без кемнедер рәнҗеткәнбез икән, алардан да гафу үтенергә кирәк – күреп яки шалтыратып. Исламда бу саваплы гамәлләрдән санала. Кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр төзәлсә, җәмгыять тә ныгый, гаиләләр дә саклана.
Рамазанның икенче ункөнлеге безгә шуны искәртә: тәүбә – көчсезлек түгел, ә рухи батырлык. Үз хатасын тану, гафу сорау, үпкәне җибәрү – болар күңелне чистарта, йөрәккә тынычлык бирә.
Изге айның бу көннәрен әрәм итмик. Раббыбыз безне гафу сораучылардан да, гафу итүчеләрдән дә кылсын. Мәгъфирәтле йөрәк белән каршы алынган өченче ункөнлек – котылу, рухи яңарыш баскычы булсын.
Ришат хәзрәт Курамшин вәгазе кулланылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк