Логотип
Дин

Намазны ташлау гөнаһмы?

Намазның әҗер-савабы өлешләп бирелә дигәнне ничек аңларга? Бер башлагач, намазны ташлау гөнаһмы?

Намазның әҗер-савабы өлешләп бирелә дигәнне ничек аңларга? Бер башлагач, намазны ташлау гөнаһмы?

Безнең сорауларга «Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы Илнар хәзрәт ЗИННӘТУЛЛИН җавап бирә: 

– Намаз укыгач, аның кабул булуы мөһим. Кабул булсын өчен исә аның шартларын дөрес итеп үтәргә кирәк: тәхарәтне дөрес алырга, ниятне дөрес кылырга, кыйблага карарга, тиешле киемнәр кияргә, аннан бөтен шартларын туры китереп намазны укырга. Шулай эшләгән очракта, Аллаһы Тәгалә безнең намазыбызны кабул итә. 

Калган өлеше – савабы безнең күңел халәтенә бәйле. 

Әгәр дә күңелебез намаздан ерак булган булса, намаз өстебездән төшә генә. Ягъни аның савабы булмый. Ләкин ул намазны укымаган өчен сиңа җәзасы булмый. 
Әгәр күңелебез күтәренке, ихлас, Аллаһы Тәгаләгә намазны тәкъвалык белән укыйбыз икән, укыган саен намазыбызның савабы арта. 
Пәйгамбәребез: «Кайбер кешегә намазның яртысы гына языла, кайбер кешегә өчтән бере, алтыдан бере, уннан бере генә языла», – дип әйтә. Менә шулай итеп намазның әҗер-савабы күңел халәтеннән килә. Аллаһы Тәгаләгә якынлыгыңнан, ихласлыгыңнан килә.

Инде намазны ташлау турында.

Башлап ташлаган кеше, әлбәттә, бер дә башламаган кешегә караганда яхшырак. Чөнки күп кешедән: «Мин намаз укый алмыйм», – дип әйткәнне ишетергә туры килә. 
– Нишләп укый алмыйсың? – дип сорыйм. 
– Булдыра алмыйм мин аны, – дип җавап бирә ул кеше.
– Ә укып карадыңмы соң? – дим.
– Юк, – ди ул. 

Бу кеше – сүз сөйләүче кеше генә. Бер әйберне эшләп тә карамыйча, «Мин аны булдыра алмыйм», – дип әйтү, ул бит – мәгънәсезлек. Ә менә теге кеше ул намазны башлап караган. Укыган күпмедер һәм ташлаган. Кеше һичьюгында әйтә ала: «Укып карадым мин аны, килеп чыкмады», – ди. 
Ләкин укып караган кеше аңлый – намаз уку була аңардан! Чөнки намазны уку – авыр эш түгел, анда бернәрсә дә күтәрәсе, төшерәсе юк. Намаз вакытында билгеле бер хәрәкәтләрне генә эшләргә кирәк. Ниндидер сәбәп аркасында ул хәрәкәтләрне эшли алмасаң, утырып укырга була. Утырып та укый алмасаң – яткан килеш. Күрәсез, хәтта анда да чикләү юк, иң мөһиме – эшлә генә. Тәхәрәтне су белән ала алмасаң, ком яки җир белән алырга да мөмкин. Монда Аллаһы Тәгалә бөтен җиңеллеген биргән. «Бәндәм, колым үтәсен генә», – дигән. 

Намазны башлап ташлаган кеше аны объектив сәбәпләр аркасында ташламый, булдыра алмадым, укып булмый аны дип. Укып караган, димәк, укып була. Менә шуның өчен дә укып, башлап карарга кирәк. Укый башлагач, аның син уйлаганнан җиңел, рәхәт икәнен тиз аңлап аласың. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар