Логотип
Дин

Холыкны тәрбияләү – изгелек

Мөслим-мөслимәләрнең бу дөньяда яшәвенең максаты изге булырга тиеш. Үзен хак мөэмин-мөэминә дип санаган инсаннарның бурычы – вөҗданы, намусы белән килешеп яшәү.


Мөслим-мөслимәләрнең бу дөньяда яшәвенең максаты изге булырга тиеш. Үзен хак мөэмин-мөэминә дип санаган инсаннарның бурычы – вөҗданы, намусы белән килешеп яшәү; гөнаһлардан ерак тору; әҗер-савап казана торган эш-гамәлләрне кылу, ягъни ислам кушканча яшәү ул. Ислам кушканча яшәү – безнең ошбу дөньяга килүебезнең мәгънәсе. 
Әнсарлардан бер кеше (әнсарлар – Мәдинә шәһәренең абруйлы нәселе. Әнсарлар Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләмне һәм аның белән Мәккәдән Мәдинәгә һиҗрәт кылган, ягъни күченеп килгән беренче мөселманнарны кабул иткән кешеләр) Рәсүлаллаһ салаллаһу галәйһи үә сәлләм янына килеп, үзен борчыган бер хәл турында сөйләп бирә. Ул әнсари: «Мин үзем дә сизмәстән гөнаһ кылганмын. Соңрак моңа бик үкендем, ләкин аның ни файдасы бар? Хәзер нишлим?» – ди. 
Пәйгамбәребез салаллаһу галәйһи үә сәлләм шунда ук җавап бирми, сабыр итеп тора. Ниһаять, аңа вәхи, ягъни Аллаһтан хәбәр килә һәм ул: «Һуд» сүрәсенең 114 нче аяте белән җавап кайтара. Аятьнең мәгънәсе болай: «Иртә һәм кич намазларыңны (кимчелексез) укы. Аннан соң саваплы эшләр кыл. Чөнки савап, ислам диненә хезмәт итү – гөнаһларны юкка чыгара, хаталарның гафу ителүенә сәбәпче була». 
Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләмнең бу җавабыннан әнсари бик канәгать була һәм янә болай дип сорау бирә: 
– Йә, Рәсүлаллаһ, бу сүзләр минем өчен генәме, әллә синең өммәтеңдәге бөтен кешегә дә кагыламы? 
Рәсүлебез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм: «Юк, синең өчен генә түгел, ул һәркемгә кагыла. Гөнаһ кылган һәммә кешегә», – дип җавап кайтара. 

Ялгышлык белән гөнаһ кылган мөселман өметсезлеккә төшмичә, саваплы эшләр башкарып гөнаһысын юарга тырышырга тиеш. Пәйгамбәребез салаллаһу галәйһи үә сәлләм белән әнсариның алда китерелгән әңгәмәсен һәрчак исебездә тотарга тырышыйк. Рәсүлебез салаллаһу галәйһи үә сәлләм: «Кайда гына булсаң да, Аллаһтан курык! Кешеләр белән тынышып яшә, әхлак иясе бул! Гөнаһка керсәң, тиз генә саваплы эшләр кыл. Ул саваплар гөнаһыңны юып алып китсен!» – дип нәсыйхәт кылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар