Аллаһ каршындагы дәрәҗә алган гыйлем түгел, ә күңел чисталыгы белән бәяләнә, диләр. Күңел чис-талыгы дигәндә ниләр күз алдында тотыла?
Аллаһ каршындагы дәрәҗә алган гыйлем түгел, ә күңел чисталыгы белән бәяләнә, диләр. Күңел чис-талыгы дигәндә ниләр күз алдында тотыла?
– Күңел чисталыгын бөтен кеше үзенчә аңлый. Игътибар итсәгез, күпләр: «Минем күңелем чиста», – диләр. Әмма еш кына күңел чисталыгының нәрсә икәнен белмичә әйтәләр. Әгәр аны ниндидер бер кешелеклелек сыйфаты белән бәйләп карасаң, бу – бер караш. Ә Аллаһы Тәгалә белән бәйләсәк, икенче караш барлыкка килә. Пәйгамбәребезнең шундый сүзләре бар: «Аллаһы Тәгалә бөтен гөнаһны да гафу итә, ширек китерүне генә гафу итми», – ди. Аллаһы Тәгалә каршына килеп басып, ул күңелләребезне, йөрәкләребезне караганда, беренче чиратта иманлымы, имансызмы икәнебезгә игътибар итә. Күп кеше: «Аллаһыга ышану мөһим түгел – күңелең чиста булсын», – диләр. Ә менә бу очракта Аллаһы Тәгалә иманы булмаган, ширек (хорафатларга ышану) китергәннәргә карамый – алар-ның гамәлләренә дә хисап бирелми. Андыйларга юл – тәмугка гына. Менә шундый хикмәт. Игътибар итсеннәр, күңелеңне, йөрәгеңне карасыннар өчен иң элек иманлы булу шарт. Инде ничек итеп йөрәккә, күңелгә бәя бирергә була? Күңел чисталыгының билгесе – иман. Ул – Аллаһы Тәгаләгә булган мөнәсәбәт тә. Ләкин әгәр мөнәсәбәтең үзеңә карата яхшы булмаса, күңел чиста булып бетми. Син үзеңә яхшылык теләргә тиеш. Ничек итепме? Үзеңне үз кулың белән тәмугка керт-мәскә, ягъни гөнаһ кылмаска тиешсең. Кайберәүләр урлаша, зина кыла, бәйрәмнәрдә эчә, ләкин күңелем чиста, ди. Күңеле чиста кеше үзенә начарлык теләми – мондый гөнаһларны кылмый. Шулай ук күңеле чиста булган кеше башкаларга да яхшылык тели: кеше хакына керми – сүз белән дә, гамәл белән дә, уй белән дә. Кеше хакына кермәү – бик зур әйбер. Әгәр берәр нәрсәсен урласаң, суксаң, гайбәтен сөйләсәң, тел белән рәнҗетсәң, аның турында начар уйласаң – барысы да аның хакына керү була. Кеше әйбере-нә карап көнләшү – шулай ук уй белән аның хакына керү, начарлык теләү. Күңел чисталыгы ул һәрвакыт гамәлдә чагылыш табарга тиеш. Бу хакта сөй-ләшкәндә ният төшенчәсен дә онытмаска кирәк. Әгәр дә берәүгә яхшылык эшлисең икән, ниятең изге булырга тиеш. Монда ихласлык та өстәлә: яхшылык эшләгәндә беркемнән бернәрсә дә көтмәү, аны бары Аллаһы Тәгаләдән генә өмет итү. Менә шушы ихласлык та күңелебезнең чисталыгын билгели. Әгәр без яхшылыкны кемнән дә булса мактау өмет итеп эшлибез, аннан шуның хакын сорыйбыз, исенә төшереп торабыз икән, димәк, күңелебез керле.
Күңелне ниләр пычрата?
– Аллаһы Тәгаләдән ерагаю һәм дөньяны артык ярату пычрата аны. Кеше дөньяны артык яратып җибәрә икән, аның нәфесе үсә, һәм ул үзенә гел муллык, байлык тели башлаячак. Теләү генә түгел, шуңа омтылачак. Һәм бу юлда башкалар хакына да керүе бар. Ул саранга әйләнә: байлыгы китсә, кайгыра. Шушылай дөнья белән генә яшәү аның күңелен пычрата да инде. Менә без дөнья бозылды, дибез. Кайчан башланды соң ул? Күпләр туксанынчы елларда дип уйлый. Ә ул дин, иман беткәч, 50–60 нчы елларда ук башланды. Кешеләрдәге агрессия, бер-берсенә булган начар мөнәсәбәт, көнчелек... Күңелдән дин киткәч, кеше дөнья белән генә яши башлый. Ә нәфесне аны берничек туендырып булмый. Бүгенге көндә миллионерларны, миллиардерларны күреп: «Нишләп туктый алмый икән болар?» – дип гаҗәп-ләнәбез. Пәйгамбәребез әллә кайчан: «Әгәр кешегә җир йөзенең ярты малын бирсәң, икенче яртысын теләр. Анысын да бирсәң, бүтән бер кешедә дә булмасын иде бу байлык, дип теләр», дип әйткән. Иманын, Аллаһы Тәгалә белән элемтәсен югалткан кеше, гадәттә, дөнья малына хирыс була.
Пычранган күңелне ничек чистартырга соң?
– Монда беренче юл – иманга килү, кылган гөнаһларга тәүбә итү, Аллаһ ризалыгы өчен ихластан изге гамәлләр кылу. Кайберәүләр: «Изге гамәл кылудан файда юк, барыбер рәхмәт ишетмисең», – диләр. Болай әйтә икән, димәк, бу кешенең күңеле пычрак: ул изге гамәлне рәхмәт өчен генә кыла. Изге гамәл кыласың икән, иң элек аның өчен үзең куанырга, шатланырга тиешсең – шулай итеп күңелне чистартырга мөмкин. Моны исә иманга килү юлы белән генә эшләргә мөмкин. Әйе, иман булмаса да яшәп була. Әмма нәрсә хисабына, нинди байлык белән яшисең? Мәсәлән, Европада, иман булмаса да, кеше яхшы яши, дибез. Тик яхшы яшәү – дөрес яшәү дигән сүз түгел әле. Кечкенә генә мисал. Кибетләренең берсендә ут бетә: камералар, сигнализация эшләми. Һәм кибетне шул миз-гелдә үк талап чыгалар. Урлауга баралар икән – халыкның күңеле чиста түгел. Кабатлыйм: күңел яхшылыгы, чисталыгы иман төшенчәсе белән тыгыз бәйле. «Бүген иманлы дип йөргән кешеләр дә начарлык кыла», – диярсез. Димәк, аларның күңелләре әле ахыргача чиста түгел.
Күңелне чистартыр өчен, кабатлыйм, өч шартны үтәргә кирәк: Аллаһка ышанырга, үзеңә һәм кешеләргә яхшылык теләргә. Менә шулай иткәндә, ихлас белән изге гамәл кылганда, аның өчен куанганда, булганына шөкер итә белгәндә генә күңел чисталыгы белән яшәргә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк