Логотип
Дин

Казанда Мәүлид бәйрәме узачак

2024 елның 3 сентябреннән мөселман дөньясында иң күркәм айлардан булган Мәүлид ән-Нәби ае башланды. Ул – сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәт с.г.с. туган ай. Бу айны зурлап, мөселманнар Мәүлид бәйрәмнәре уздыра.

Мәүлид хөрмәтенә быел Татарстанда да зур чаралар каралган.

14 сентябрьдә, ахшам намазыннан соң, Казанның Галиев мәчетендә Мәүлид ән-Нәби кичәсе узачак. Бәйрәмгә килүче мөселманнарны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин сәламләячәк. Мәүлид бәйрәменең бизәге булып татар мәкаме белән «Мәүлид» касыйдәсен башкару санала. Аны Татарстанның танылган артистлары Марсель Вәгыйзев, Марат Галимов, Рөстәм Хөсәенов, Кәрим Габдуллатыйпов, Ранис Габбасов һәм «Саф» иҗат төркеме башкара. 

Татарстанда Мәүлид бәйрәме икенче көнне – 15 сентябрьдә дә дәвам итәчәк. 
Казан халкын һәм башкала кунакларын Мәрҗани мәчете янындагы мәйданчыкка – Каюм Насыйри урамына Мәүлид бәйрәменә чакыралар. Бәйрәм көндезге 12 дә башлана. Бу көнне балалар һәм гаиләләр өчен кызыклы викторина, төрле бәйгеләр булачак. Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр дә тапшырылачак. Бәйрәмнең махсус кунаклары – яраткан җырчыларыбыз Миңгол Галиев һәм Зөһрә Сәхабиева башкаруында мөнәҗәтләр яңгыраячак. 
Әлеге чараны Мәүлид хөрмәтенә Татарстан Мәдәният министрлыгы уздыра. 

Шул ук көнне – 15 сентябрьдә – Шәһре Болгарда традицион Мәүлид ән-Нәби чарасы үткәрелә. Ул рәсми рәвештә 12 тулып 20 минутта башланып китәчәк.  Бу көнне балалар арасында республикакүләм Коръән укучылар бәйгесе дә уза. Анда республикабызның 15 районыннан 15 малай һәм 15 кыз катнаша. Болар – төрле конкурсларда җиңеп, сайлап алынган балалар. Иң кечкенәсенә – 9, иң олысына 14 яшь. Алар Коръәннең теләсә кайсы битеннән ачып укый белергә тиеш. 

Конкурсны оештыручылар теләге булган башка балаларны да конкурста катнашырга чакыра. Алар өчен махсус комиссия төзеләчәк. Яшь шартлары: 9 яшьтән 14 яшькә кадәр. 

Шулай ук Шәһре Болгардагы Мәүлид бәйрәмендә катнашырга теләге булганнар өчен Казаннан ике махсус автобус каралган. Буш урыннар булу-булмауны Диния нәзарәтенә яки Галиев мәчетенә шалтыратып белешергә кирәк.

Быел Мәүлид ае 3 сентябрьдән 3 октябрьгә кадәр барачак.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар