Ураза гаетенә кадәр нибары җиде көн калды. Рамазан аенда Коръән иңдерелгән, аның бөеклеге шунда. Хәдисләрдән белүебезчә, Рамазан аеның соңгы ун көнендә Кадер киче яшерелгән. Бу көнне Аллаһы Тәгалә Коръәнне иң беренче тапкыр дөнья күгенә төшерә.

Кадер киче Рамазанның соңгы ун көнендә, так көннәрдә – 21, 23, 25, 27, 29 нчы көннәрдә булырга мөмкин. Аның бер билгесе – Кадер киченнән соңгы иртәдә кояш түм-түгәрәк булып, нурлар чәчми генә чыгар. Ул төн ачык, тыныч булыр, артык салкын да булмас, болытлар йөзмәс, яңгыр яумас, җил исмәс, күктән йолдызлар атылмас.
Кадер кичендә кешеләрнең бер еллык тәкъдире языла. Шуңа күрә аны ваемсыз гына үткәреп җибәрергә ярамый. Бу төндә укылган намаз мең ел укыганнан хәерлерәк. Кадер кичендә бирелгән сәдака мең ел биргән сәдакага тиң.
Кадер кичен гыйбадәттә, зекер кылып үткәрү хәерле. Бу кичтә теләгән теләкләр, кылган догалар кабул була.
Пәйгамбәребез (с.г.в.) Гайшә анабызга Кадер кичендә түбәндәге доганы укырга кушкан. «Аллаһүммә иннәкә гафүүүн, түхиббүл гәфүә фәәгфү гәнний. (Йә Аллаһ, дөреслектә Син гафу итүче, гафу итәргә яратасың, минем гөнаһларымны гафу ит), дип дога кыл», – дигән.
фото: https://pixabay.com/ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк