Исем кушу хакында «Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы Илнар хәзрәт ЗИННӘТУЛЛИН белән сөйләшәбез.
Яңа туган балага бер атна эчендә исем кушарга кирәк, диләр. Әлеге йоланы ашыгып үтәүнең берәр сәбәбе бармы?
– Бала тугач, ата-ананың аның алдында билгеле бер җаваплылыклары бар. Болар турында Пәйгамбәребез (с.г.в): «Бала тугач, аңа яхшы исем кушыгыз, вакыты җиткәч, белем бирегез һәм өйләндерегез яки кияүгә бирегез», – ди. Шуңа күрә бала алдындагы беренче бурычыбыз – аңа яхшы исем бирү.
Исемне кайчан бирергә кирәк соң? Галимнәр төрле фикердә тора. Берләре: «Тууга, беренче җай чыгу белән бирергә кирәк», – ди. Ягъни бала дөньяга килүгә аңа шунда ук инде исем бирергә була. Кемдер – өченче, кемдер җиденче көнне, ди. Ләкин «җиде көннән дә соңрак», дип әйтүче ишетелми. Шуңа күрә без дә: «Исемне ашыктырып кушу хәерле», – дибез. Җиде көн эчендә бу йоланы ничек тә үтәргә тырышырга кирәк.
Исем кушу нәрсәдән гыйбарәт? Әлбәттә, матур исем сайлаудан һәм шул исем белән баланы атап йөртүдән гыйбарәт. Әгәр бала тудыру йортыннан чыкканда балага туу турында таныклык бирелгән һәм анда исеме язылган икән, димәк, инде балага исем кушылган дигән сүз. Ләкин дини яктан исем кушу әле тагын файдалы да булсын өчен, баланың уң як колагына – азан, сул ягына камәт әйтәләр. Бу нәрсәгә кирәк? Пәйгамбәребез: «Бала тугач та үзенә шайтан кагылудан елап җибәрә», – ди. «Газиз әти-әнием, кешеләр, сез мине бу күңелсез зат карамагында калдырмагыз», – дип елый ул. Шайтан яңа туган баланы көтеп кенә тора: аңа кагылырга, зыян китерергә, аның янында булырга... Ә азан һәм камәт әйткәндә, шайтан, куркып, бала яныннан кача. Соңрак шайтан бала янына килергә мөмкин, әлбәттә, тик аның йогынтысы, зыяны инде кимрәк була. Азан әйтү баланың сәламәтлеге, холкы, киләчәге өчен дә яхшы.
Начар мәгънәле исем кушу, аңа шул исем белән дәшү баланың хәтта холкына да тәэсир итә, дип әйтәләр. Бу чынлап та шулаймы? Әгәр ата-ана ялгышканын аңлап, баланың исемен үзгәртергә теләсә, аларга нишләргә кирәк?
– Начар исемнәр нинди исемнәр алар? Беренчедән, мәҗүси исемнәр. Башка диннән алынган исемнәр яки башка диндәге Аллалар исемнәре. Бездә, кызганыч, башка диннән кер-гән исемнәр бик популяр: Диана, Венера, Марс, Ралина... Исемнең мәгъ-нәсендә «нәрсәнеңдер алласы» дип әйтелә икән, бу очракта мондый исем кушу катгый рәвештә тыела: хәрам була. Андый исемне баласына кушкан кеше дә гөнаһлы булып санала.
Кушарга киңәш ителмәгән исемнәр тагын бар. Тәрҗемәләрен белмичә, чит телдән алынган исемнәрне яки төрле хәрефләр җыелмасы гына булган исемнәрне кушу дөрес түгел. Тагын – начар мәгънәле, пычраклыкны, бозыклыкны аңлата торган исемнәрне. Яңгырашы матур дип кенә, мәгънәсе аңлаешсыз, сәер исемгә тукталырга кирәкми. Начар мәгънәле исем баланың психикасы бозылуга, ямьсез холыклы булуына, авыруларга ансат бирешүенә сәбәп була. Моның хаклыгын бүген фән дә раслады. Бар шулай ук авыр мәгънәле исемнәр. Мәсәлән, Пәйгамбәребез вакытында бер кеше килеп аңа мөрәҗәгать итә. Пәйгамбәребез аннан: «Ә синең исемең ни-чек?» – дип сорый. «Хәзен», – ди теге кеше. Авырлык, күңелсезлек дигәнне аңлата бу исем. Пәйгамбәребез: «Исемеңне Сәхел, ягъни җиңеллек дип үзгәрт», – ди. «Юк, әти биргән исемне үзгәртә алмыйм», – дип, ул кеше баш тарта. Һәм аның балалары, якыннары соңыннан: «Ул исән чакта тирә-юне-бездә гел авырлык, гел күңелсезлек булды», – диләр. Кешенең исеме аның тормышына, язмышына бик нык
тәэсир итә. Менә шуның өчен дә әгәр ул бик нык авырып китсә яки авыр язмышлы булса, кайчак аның исемен алыштыралар. Шушылай итеп аның бераз хәлен җиңеләйтергә мөмкин. Кайчак яшьләр: «Безнең бала – ничек телибез, шундый исем кушабыз», – диләр. Мондый хәлләр хәзер бик еш очрый. Ялгышканыңны аңлагач, бала-ның исемен үзгәртергә мөмкин, әлбәттә. Бу очракта шулай ук баланың колагына азан әйтәләр.
«Документта баланың исеме шулай дип язылган, әмма без аңа болай дип эндәшәбез», – дип әйтүчеләр очрый. Ике исем белән яшәү баланың язмышына ничектер тәэсир итәме?
– Кайчак әти-әниләр кызларына, әйтик, Кәримә дип кушуны сорый, баксаң, үзләре документка инде Карина дип яздырганнар һәм сабыйга шулай дәшәргә җыеналар икән. Мулладан Кәримә исеме куштыру бу очракта үз-үзеңне алдау гына – аның бернинди мәгънәсе юк. Чөнки әгәр исемнең мәгънәсе начар икән, ул каядыр телгә алынса, барыбер балага тәэсир итәчәк. Шуңа күрә балага яңа исем бирелгән икән, ул шул исем белән йөртелергә тиеш. Ислам динендә, христианнардагы кебек, яшерен исем дигән нәрсә юк. Бездә, киресенчә, кешенең яңа, яхшырак исеме бар икән, аңа шул исем белән эндәшелергә тиеш – бөтен мәгънә, хикмәт тә шунда. Кайчак олы кеше исемен алыштырганда, дуслары-танышлары: «Без элеккегесенә ияләшкән инде, шулай дип кенә йөртербез», – диләр. Әмма кабатлап әйтәм, исем документта элеккегечә дә калырга мөмкин, әмма тирә-юнендәгеләр кешегә яңа исеме белән мөрәҗәгать итәргә тиеш. Югыйсә исем үзгәртүнең бер мәгънәсе булмаячак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк