Дингә мин урау юллар аша, соңга калып кына килдем.
1990 елның маенда 12 яшьлек кызым кинәт авырып китте: аяклары бүрәнә кебек шешенде, кан басымы 200 дән артты, бәвеле гел кан гына, анализлары бик начар иде. Озак кына тикшергәннән соң, «гламированный нефрит» дигән диагноз куйдылар. Клиникада өч ай ятты. Табиблар бернәрсәгә өметләндермәде. Ул вакыттагы кичерешләремне үзем һәм якыннарым гына белде... Бөтен җәй клиника белән ике арада узды. Аллаһка шөкер, җәй ахырына баламның хәле яхшырды, өйгә чыгардылар. Шул стресслардан соң көзгә үзем авырый башладым. Төрле җирләрдә төрле белгечләргә күренгәннән соң аллергология бүлегенә салдылар. Миңа «бронхиаль астма» дигән диагноз куйдылар. Интенсив дәваланулар, плазмаферез ясату гына хәлне беразга җиңеләйтә иде.
Медицинаның файдасы булмагач, халык дәвалаучыларына йөри башладым. Иванов системасы белән 9 ел урамда иртә-кич салкын су белән юындым, бозлы елга-күлләрдә коендым. Кышын Тирән күлгә бәкегә, Зәңгәр күлгә дә баргаладым. Бөерләремә салкын тигәч, коенуны ташладым. Үзем гел авыруларымның сәбәпләрен эзләү белән мәшгуль булдым. Традицион булмаган медицина китаплары белән кызыксындым. Ул чагында Р. Хаббардның «Дианетика», Д. Карнеги, Л. Хей, В. Мегре, М. Норбеков, В. Травинка, С. Лазарев, Н. Правдина, П. Коэльо китаплары «өстәл китаплары»м булды.
Китаплар – минем гомерлек юлдашым. Казанның бер районында мәктәпләрне, балалар бакчаларын дәреслекләр, китаплар белән тәэмин итүче һәм милли мәгариф методисты булып эшләдем. Китап кибетләре белән тыгыз элемтәдә торгач, миндә китапка кытлык беркайчан да булмады. Дини китаплар дөньяга чыга башлауга, бик куанып аларны ала һәм якыннарыма, туганнарыма Коръән ашларында бүләк итә башладым. Россия ислам университеты ректоры белән элемтәгә кереп, районыбызда милли мәгарифтә эшләүче мөгаллимнәр өчен дини курслар оештырдым.
Дини китаплар уку, дини курсларда алган белемем уй-фикерләремне кинәт үзгәртте. Иң беренче булып ураза тотасы килү теләге барлыкка килде. Ләкин миндә астма чиренең авыр формасы – гормонлы даруларсыз тора алмый идем.
Күрәсең, гөнаһларым да, чирләрем дә җитәрлек булгандыр. 2016 елның җәй башында катлаулы операция ясаттым, аннан бер ай эчендә әниемне югалттым. 2016–2017 елларның яз-көз айларында гына җиде тапкыр ОРЗ белән авырдым! 2017 елда янәдән операциягә яттым... Менә шул сәламәтлеккә бәйле вакыйгалар алдагы язмышымны хәл итте дип уйлыйм. Мин барлык гөнаһларым өчен бик нык үкенеп, тәүбәгә килеп, иман юлына басарга карар кылдым. Рамазан ае уразасының беренче көненә бик ныклап әзерләндем. Бөтен халәтемне, көнемне Аллаһка тапшырып, гадәттәгедән иртәрәк чыгып, тукталышка чаклы әкрен генә атладым. Транспортта догалар укып, Аллаһтан ярдәм итүен ялварып сорадым. Эшкә барып җиткәнче бер тапкыр да аэрозоль кулланмадым. Бу минем өчен көтелмәгән күренеш – җиңү булды! Әлхәмдүлилләһ, беренче ураза көнем шулай җиңел үтте.
Шул рәвешле, Аллаһы Тәгаләм ярдәме белән, аэрозоль кулланмыйча, уразаны ай буе тота алдым.
Икенче җиңүем – намазга басу. Намазга басканчы узган гомерем заяга узган гомер булган икән... 2018 елның 14 июненнән үземне мөслимә дип исәплим. Гарәфә кичендә Аллаһ ризалыгына ирешү өчен, Рамазан ае уразасын тота алуыма шөкрана кылып, бик нык дулкынланып, күз яшьләре белән беренче намазымны – бер сәгать чамасы тәсбих намазын укыдым. Ураза гаете төнен, иртәнге намазга чаклы йокламыйча, Коръән аятьләре, догалар, зекерләр укып уздырдым.
Шул вакыттан бирле һәр дүшәмбе, пәнҗешәмбе, дини бәйрәм көннәрендә ураза тотам.
2019–2022 елларда рәҗәп, шәгъбан, рамазан айларында өчәр ай уразада булдым. Рамазан аеннан соң һәр айның 13–15 нче көннәрендә булган ак көннәр уразасын тотарга тырышам. Мин ураза көннәрен үземчә бәйрәм кебек кабул итәм, тән, акыл, күңел, җан рәхәтлегенә ирешәм, иншааллах!
Өстәмә намазлардан: духә, тәүбә, шөкер йә хаҗәт намазларын көн дә укыйм. Төнге намаздан тәхәҗҗүдне укырга, шәригать кануннарына туры китереп яшәргә тырышам. Дини әдәбият, динебез тарихы, пәйгамбәрләр тарихы, хәдисләр белән кызыксынам. Дини әдәбиятны күбрәк укыган саен, ул өлкәдә наданлыгым арта кебек тоела. Дин юлына басу, иманга килү бөтен тормыш рәвешемне үзгәртте, сәламәтлегем күпкә яхшырды, Алланың биргәненә шөкер, даруларсыз яшим. Апанай, Шамил мәдрәсәләрендә онлайн укыйм.
Миләүшә САФИНА.
Биектау районы,
Мәмдәл авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк