Кайберәүләрнең: «Мин бөтен нәрсәне дә кичерә алам, әмма гаделсезлекне кичерү мөмкин түгел», – дип әйтүләрен еш ишетәсездер. Әйе, кичерә дә, килешә дә алмыйсың, шул ук вакытта нәрсәнедер үзгәртеп тә булмый кебек. Моңа акылың, йөрәгең, җаның каршы килә. Гаделсезлек – синең тынычлыгыңны ала, төннәреңне йокысыз итә. Аннан сәламәтлегеңне югалтырга да күп калмый...
Тормышта гаделсезлек белән күзгә-күз очрашкан кешеләргә нинди киңәш бирер идегез? Бу сорауга Рамил хәзрәт ЮНЫСОВ менә ничек җавап бирде.
– Миңа атна саен теге яки бу төрле гаделсезлек белән очрашкан кешеләр килә. Нигә шулай, нигә кемдер тормышта ачыктан-ачык гаделсезлек кыла, диләр. Сүзне ерактанрак башлыйк әле. Гаделлек һәм гаделсезлек. «Ә нәрсә соң ул гаделлек дип сорасагыз?» – аңа бик аз кеше җавап бирә ала. Вөҗдан буенча яшәү дияргә мөмкиннәр. Әмма без вөҗданның да нәрсә икәнен белмибез бит – кулга тотып карап булмый. Кемдер – законнар, ә кемдер Коръән буенча яшәү дияр.
Тик...
Күз алдына китерегез әле менә: өйгә кайтып кердегез, сезне ике балагыз каршы алды. ди. Аларның кечкенәсенә – ике, зуррагына дүрт яшь. Кесәгездән шоколад чыгарып, шуның дүрттән берен сындырып – зурысына, ә калган бөтен шоколадны кечкенәсенә бирәсез. Бу балалар әле вөҗданны да, законны да, Коръәнне дә белмиләр, әмма сезнең гаделсез икәнегезне шунда ук таныячаклар. Тавыш та куптарачаклар әле.
Кайдан белде соң алар моны?
Коръәндә Аллаһы Тәгалә: «Мин бу дөньяны яралткач, тереклек ияләренең күңелләренә гаделлек мизаны куйдым», – ди.
Гаделлекне безнең күңел сизә. Ә кайдан сизә? Аллаһының рәхмәте белән сизәбез без аны.
Гаделлек – ул үзеңнең өстә булган бурычыңны дөрес итеп үтәү. Ир кеше икәнсең, хатыныңның хагын үтә. Хатын-кыз икәнсең, ирең каршыңдагы хагыңны үтә. Җитәкче икәнсең – кул астындагыларның хагын үтә.
Әгәр бүреләр өерендә алар бер-берсен өзгәләмиләр икән, димәк, анда гаделлек тантана итә дигән сүз бар. Гаиләдә ниндидер ыгы-зыгы чыга икән, димәк, кайдадыр гаделлек юк: кемдер үзенең хагын, бурычын тиешле рәвештә тиешле дәрәҗәдә үтәми. Йә хыянәт бар, йә акча яшерү бар... Шуңа күрә конфликт, кризис килеп чыга.
Әгәр гаделсезлек ир белән хатын арасында икән, ничек кенә әйләндерсәгез дә, гаеп атта да, тәртәдә дә бар. Миңа киләләр дә: «Ирем ташлап китте... Гомер буе ул дип яшәдем, иң элек аңа булсын дип тырыштым, ә ул мине нинди хәлдә калдырды... Ничекләр түзәргә бу гаделсезлеккә?» – диләр.
Ташлап китәргә син чиләкме яки капчыкмы, дим. Ничәнче каттан ташладылар инде сине, дим. Юк, сине ташлый алмыйлар, китте, дип кенә әйт яки мин киттем, дип әйт, дим.
Бу хатын-кызның үз-үзенә биргән бәясе түбәнәйгән. Аны күтәрергә кирәк. Үзеңне-үзең ташламасаң, сине беркем ташлый алмый, дим андыйларга.
Шуннан кеше уйлана башлый һәм аңлый: ситуация алай ук куркыныч та түгел икән бит, күп сорауларны чишеп тә була...
Гаделсезлек – ул бик тирән әйбер, аны аңларга, чишәргә тырышканда, беренче чиратта үз-үзеңә: «Ә мин үз хагымны дөрес үтәдемме икән?» – дип сорау бирергә кирәк. Шуннан соң күп сорауларга җавап табыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк