Бу көнне догаларның кабул булу ихтималы бермә-бер арта. Бу көнне сәфәрдә булмаган мөселманнарга ураза тоту саваплы.
Гөрәфә көнендә Аллаһы Тәгалә ислам дине кануннарын иңдерүне төгәлли. Гөнаһлар кичерелә, әҗер-саваплар арттырып языла торган көн бүген.
Нинди көн ул Гарәфә?
Гарәфә көне Зөлһиҗҗә аеның 9 нчы көненә туры килә. Бу көнне хаҗ кылучылар хаҗның иң мөһим һәм соңгы йоласын башкара – Гарәфә тавында басып тора, көннең атамасы шуңа бәйле.
Гарәфә көнне нәрсә эшләргә кирәк?
Гарәфә көненең иртәнге намазыннан алып һәм Корбан бәйрәменең 4 нче көненең икенде намазына хәтле һәр фарыз намазыннан соң өчәр тапкыр тәкбир сүзләре әйтелә. Тәкбир сүзләре: «Аллаһу әкбәр, Аллаһу әкбәр, ләә иләһә илләлләһу, валлаһу әкбәр, Аллаһу әкбәр вә лилләһил хәмд».
Имамыбыз Әбү Хәнифә хәзрәтләренең укучылары Әбү Йосыф һәм Мөхәммәд әш-Шәйбәни фикере буенча, бу тәкбирләрне тәшрик көннәрендә әйтү һәр мөселманга вәҗиб (зарури) булып тора. Кеше юлдамы, өендәме, намазны ялгыз булыпмы, җәмәгать белән үтәсә дә бу тәкбирләрне әйтергә, һәрхәлдә, кирәк. Ирләр тәкбирне кычкырып, хатыннар үз эченнән әйтәләр.
Тәкбир әйтү кайдан килеп чыккан?
Тәкбир тәшрик әйтү тарихы Ибраһим белән Исмәгыйлҗ галәйһиссәләмнәр белән бәйле. Ибраһим галәйһиссәләм үз улын корбан итеп чалырга әмер алгач, аны үтим диеп Исмәгыйльнең муенына пычак салырга әзер булып торганда күктән Җәбраил фәрештә иңгән чакта «Аллаһу әкбәр, Аллаһу әкбәр» дип кабатлый. Ибраһим галәйһиссәләм бу тавышны ишеткәч, башын күккә күтәрә һәм Җәбраил фәрештә җәннәттән сарыкны иңдерүен күрә. Җәбраил фәрештә «Аллаһу әкбәр», – дигәннән соң, Исмәгыйль пәйгамбәр «Лә иләһә илләллаһу, валлаһу әкбәр», – ди. Шулай итеп, шул көннәрдән алып мөселманнар корбан һәм тәшрик көннәрендә сөенечле хәбәр китерү белән бәйле булган бәйрәм тәкбирләрен әйтә.
Имам вә җәмәгать белән намаз укыганда тәкбирнең вәҗиб булуының мәгънәсе – адәм балалары Җир йөзенә яшәр өчен яратылды, адәм каны коелмасын, хайван каны гына коелсын дип сөенечтән тәкбир әйтүдәдер.
Гарәфә көнендә нинди догалар укыла?
Пәйгамбәребез (с.г.с.) әйткән: «Иң хәерле дога – Гарәфә көнендә кылынган дога. Ә мин һәм миңа кадәр булган пәйгамбәрләр әйткән сүзләрнең иң хәерлесе: «Ләә иләәһә илләллааһу, вәхдәһү ләә шәрикә ләһү, ләһүл-мүлкү, вә ләһүл-хәмдү, вә һүвә гәләә күлли шәй-ин кадиир» (Тирмизи).
Тәрҗемәсе: «Аллаһтан башка табыныр зат юк, Ул бердәнбер һәм Аның тиңдәшләре юк, Ул бар нәрсәнең Хуҗасы, барлык мактаулар Аңа гына, һәм Аның бөтен нәрсәгә дә кодрәте җитә».
Шушы зикерне Гарәфә көнендә гел әйтеп йөрү сөннәт.
Бүген зикерләр әйтеп, догалар кылып, тормышыбызны изге эшләр белән бизәргә тырышсак иде. Дөньялар тыныч булып, ил-көнгә бәрәкәт килсен, Амин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк