Яңача тәмле кайнатмалар

 

Җәйнең иң юмарт, иң мул чаклары. Уңган хуҗабикәләр кышка кайнатмасын, компотын яба торган вакыт. Бер-ике кызыклы рецепт тәкъдим итик әле үзегезгә.

 

Әфлисунлы кызыл карлыган желесы

2 литр чамасы чыга.

 

5 кг кызыл карлыган;

1 кг әфлисун (апельсин);

4 кг шикәр комы.

Карлыганны юып (тармакларыннан араламасагыз да була), берәр савытка салыгыз да, тукмак белән яхшылап төегез. Төелгән массаны ике катлы марляга салып, согын сыгыгыз. Кечкенә-кечкенә порцияләр белән эшләсәң, уңайлырак.

Әфлисуннарның да согын сыгарга кирәк.

Әфлисун белән карлыган согын бергә кушып, шикәр комы салабыз да, эмаль савытта кайнатырга куябыз. Гел болгаткалап торабыз. Кайнатып ук чыгармыйбыз, витаминнары таркалмасын.

Кайнау хәленә җитә дигәндә, парланган банкаларга кайнар килеш тутырып, калай капкач белән томалыйбыз.

 

Кара карлыганнан крем

700 мл чыга.

 

500 г кара карлыган;

7-8 аш кашыгы көрән шикәр;

3 чи йомырка;

40 г атланмай;

бер чеметем ванилин;

бер чеметем дарчын (корица);

1 данә бадьян.

 

Кара карлыганны юып, киптерәбез. Аннары иләк аша үткәрәбез, калган кабыкларын марля аша яхшылап сыгабыз.

Карлыган согына шикәр һәм йомырканы кушып, яхшылап туглыйбыз да «су мунчасы»на утыртып, утка куябыз. Майны кушабыз.

Ванилинны, дарчынны, бадьянны өстәп, бераз кайнатабыз да, бадьянны алып ташлыйбыз. Крем куерырга тиеш.

 

Май салган крем озак сакланмый. Озак саклансын өчен, май кушмыйлар, бераз желатин өстиләр. Куергач, яхшылап туглыйлар да, кайнар килеш парланган банкаларга тутыралар. Иң яхшысы, кечкенә банкаларга тутыру, чөнки ачкач, тиз бозыла.

 

Чикләвекле чия кайнатмасы

2 литр чамасы чыга.

 

1 кг чия;

800 г шикәр комы;

300 г кабыксыз әстерхан чикләвеге;

1 аш кашыгы желфикс 1:1 (мәҗбүри түгел);

бер чеметем ванилин.

 

Чияне юып, төшен алабыз да, кәстрүлгә салып, 10 минут кайнатабыз.

Желфиксны 3 аш кашыгы шикәр комы белән кушып, чиягә салабыз, 5 минут кайнатабыз.

Чикләвекне җиңелчә генә ваклап, чия янына кушабыз да, 2-3 минут кайнатабыз. Шунда ук ванилинны да өстибез.

Әгәр дә желфикс салмасагыз, кайнатманы 4 тапкыр 5 әр минут кайнатабыз. Бер кайнату белән икенчесенең арасы 5-6 сәгать. Чикләвекне исә өченче кат кайнатканда кушабыз.

Кайнатманы кайнар килеш парланган банкаларга тутырып, калай капкач белән томалыйбыз, астын-өскә әйләндереп суытабыз.

 

Кура җиләге белән крыжовник кайнатмасы

1 литрга

 

500 г крыжовник;

500 г кура җиләге;

600 г шикәр комы.

 

Крыжовникны юып, «койрыкларын» кисәбез дә, капкачлы эмаль кәстрүлгә салып, сүрән генә утта җимешләр йомшарганчы, суы чыкканчы пешерәбез.

Аннары капкачын алып, азрак куерганчы пешерәбез.

Кайнатма куера башлагач, чүпләреннән арындырылган җиләкне, шикәр комын салып, кайнатып чыгарабыз да, утны кысып, 5 минут пешерәбез.

Джемны кайнар килеш парланган банкаларга тутырып, калай капкач белән томалыйбыз.

Әгәр дә пюре кебек булуын телисез икән, блендер белән ваклый аласыз. Аннары тагын 3 минут кайнатырга кирәк булыр.

 

Мәкле груша кайнатмасы

1,5 литр чыга.

1,5 кг груша (катысы яхшы);

500 г шикәр комы;

1,5 лимон;

3 аш кашыгы мәк орлыгы.

Лимонның кабыгын вак кыргычтан кырып, суын аерым савытка сыгабыз. 

Грушаның кабыгын әрчеп, телемләп турыйбыз. 

Груша телемнәрен кәстрүлгә салып, шикәр комы һәм кырылган лимон кабыгы өстәп, яхшылап болгатабыз. Груша өстенә лимон суы сибеп, 3 сәгатькә калдырабыз. 

Аннары савытны утка утыртып, 20 минут пешерәбез. Уттан алып, суытабыз. 

Кайнатманың яртысын башка савытка күчереп, тукмак белән төябез яки блендер белән изәбез дә, калган яртысына өстибез. 

Мәк орлыгын коры табада киптереп алып, кайнатмага кушабыз. 

Тагын 10 минут пешереп, кайнар килеш банкаларга тутырып, калай капкач белән ябабыз. 

 

 

 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Син генә кирәк Гади ситса күлмәкле кызның ишек төбендә арзанлы гына туфлиләрен салуын күреп, йөзен чытты булачак кайнана. «Авыл гыйбады!» – башына килгән беренче уе шул булды. Алай да улы хакына күңелдәгесен сиздермәде. Әле өйләнеп, түргә алып кайтып утыртмаган, йөреп туяр да, ташлар...
    3348
    1
    39
  • «Бу сезнең кызыгыз...» Бала таба алмаячагы хакында Кәдрия Азатка туйга кадәр үк әйтте. Егет  булачак хатынына шуның кадәр гашыйк иде, кул гына селтәде.  – Аптырама, – дип кочаклап алды ул сөеклесен. – Елак балаларсыз икебезгә генә бик рәхәт булачак. Бик теләсәк, табиблар могҗиза ясамый калмас. Аннан соң гаилә баласыз  да була ала бит.
    3455
    0
    31
  • Авыл малае Бәкер шифаханәсенә юллама бирделәр Нәфисәгә. Эш урыныннан. Аны, инде унбиш елга якын шул бер урында эшләүче сазаган кызны, кемдер исенә төшерер, «аңа да ял кирәк, аңа бирик...» дип искәртер дип башына да китермәгән иде. Иң кирәк җирдә иң кирәкле сүзне кем кемгә әйткәнен төпченеп тормыйча гына юлга кузгалды ул
    3132
    1
    29
  • Өч монолог Нурания конвертны ачты, Илдарына хатны тиз генә укып бирергә иде исәбе, тик әллә кайдан ниндидер кайнар агым, кинәт тынын буып, бөтен күкрәген умырып тотты...
    5894
    2
    28
  • Бала – 50 яшеңдә бала җитәкләп йөрерсеңме? Мин әйткән хәбәрдән соң бар якыннарым чигә тирәсендә бармагын уйнатты. Имеш, башың киттеме әллә?! 
    4551
    3
    25
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 1 июнь 2023 - 11:43
    Без имени
    Ния бестолковый килен булсын, анлавымча килен белэн кайнана Алама яшэмэгэн.
    Әйтелми калган рәхмәт
  • 1 июнь 2023 - 11:18
    Без имени
    Сабабызнын горурлыгы, йозек кашы ул Голсинэ ханым♥️ Исэн-сау булсын, йоргэн юллары ун булсын🙏
    Китап акылны тәрбияли
  • 31 май 2023 - 15:07
    Без имени
    Точно шундый эчтэлекле кино караган идем,исемен хэтерлэмим,бер нэрсэ дэ узгэрмэгэн.
    Бәхетле очрак-3
  • 23 май 2023 - 17:50
    Без имени
    Нэкъ минем килен!
    «Мәхәббәт» корбаннары
  • 22 май 2023 - 10:24
    Без имени
    Первый раз попробовала такое блюдо у подруги, она татарочка. Правда, она мешала гороховую муку пополам с пшеничной.Так понравилось, что теперь сама его готовлю. Проблема только в том, что гороховую муку не везде продают. Но я ее теперь в интернет- магазине заказываю.
    Суп с чумаром из гороховой муки (клецки по-татарски)
Реклама
Уфада матурлык һәм уңганлык конкурсы узды
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек