Логотип
Десерт

«Вулкан» торты

Бу торт - искиткеч тәмле! Аның рецептын «Сөембикә»нең баш мөхәрире Лариса Маликова тәкъдим итә. Сез дә әзерләп карагыз!

Бу торт искиткеч тәмле! Аның рецептын «Сөембикә»нең баш мөхәррире Лариса Маликова тәкъдим итә. Сез дә әзерләп карагыз!

Кирәк:

(камыр өчен)

йомырка – 5 данә;

шикәр комы – стакан ярым;

чәй содасы – 1 десерт кашыгы;

бал – 3 аш кашыгы;

он – 2,5–3 стакан (йомырканың зурлыгына карап).

(крем өчен)

кара җимеш – 0,5 кг;

шикәр комы – 1 стакан;

атланмай – 200 г;

сметана – 1 кг.

Эш барышы:

1. Йомырканы, балны, шикәр комын һәм соданы бергә кушып, суы кайнап торган кәстрүл өстенә куеп әйбәтләп туглыйбыз.
2. Он өстибез һәм яңадан әйбәтләп туглыйбыз.
3. Камырны икегә бүлеп, кызган духовкада ике корж әзерлибез. Курыкмагыз. Әзер булган саен, коржлар көрән төскә кереп барачак.
4. Коржларны суытып, һәрберсен тагын ике коржга бүләбез.
5. Крем әзерлибез. Йомшаган майны, шикәр комын һәм иттарткычтан чыгартылган кара җимешне бергә кушып туглыйбыз.
6. Бер корж өстенә мул итеп крем сылап, икенчесе белән каплыйбыз. Һәм тагын крем белән сылыйбыз. Дүрт коржны бергә кушарга да була бу очракта торт биегрәк була.

Торт бераз торып, коржлар кремны үзенә сеңдерсә, тәмлерәк була.



Чәйләрегез тәмле булсын!

________________________

 

Торт «Вулкан»


Ингредиенты:
(для теста)
яйцо куриное – 5 штук;
сахарный песок – 1,5 стакана;
чайная сода – 1 десертная ложка;
мёд – 3 столовые ложки;
мука пшеничная – 2,5–3 стакана (в зависимости от размера яиц). Тесто по консистенции должно получиться чуть гуще сметаны.
 
(для крема)

чернослив – 0,5 кг;
сахарный песок – 1 стакан;
слив. масло – 200 г;
сметана – 1 кг.

 
Способ приготовления:

1. Смешиваем яйца, мёд, песок, соду и доводим до однородной массы на паровой бане.
2. Добавляем муку и еще раз взбиваем до однородной массы.
3. Выпекаем два коржа. Не пугайтесь, он приобретает коричневый цвет.
4. Коржи охлаждаем и делим каждый еще на два.
5. Готовим крем. Взбиваем сметану, размягченное сливочное масло, сахарный песок и пропущенный через мясорубку чернослив.
6. Соединяем два коржа, обильно смазав каждый кремом. Можно соединить и все четыре коржа, тогда получится один высокий торт.



Нужно дать торту пропитаться, он будет еще вкуснее.


Приятного чаепития!
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Пешереп карыйк эле...Маликовалар тэмле пешерэ

    Хәзер укыйлар