Логотип
Десерт

​Торт рецепты


Бисквит өчен

Кирәк
* 4 йомырка;
* уртача зурлыктагы чынаяк белән 1 чынаяк шикәр комы;
* 1 кап ванилин;
* 1 кап көпшәкләндергеч (разрыхлитель);
* 1 чынаяк он. 

Эш барышы
Өй температурасындагы йомыркаларны миксер белән күпертәбез. Шуңа шикәр комы, ванилин, көпшәкләндергеч салабыз һәм янәдән барысын бергә миксер ярдәмендә кабартабыз. Онны әз-әзләп кенә салып, кашык белән бутыйбыз. Әзер массаны төбен генә майлаган мультиваркага салып, «выпечка» режимында пешереп алабыз. Минем очракта ике бисквит пешерергә кирәк. 
Әзер бисквитларны 3 тигез өлешкә бүләбез.
Сироп белән майлыйбыз (мин персик һәм абрикос сироплары белән майлыйм, чөнки алар бисквит төсен бозмый. Чиянеке исә кызарта).

Крем ясау тәртибе
33 % сливкины миксер ярдәмендэ күпертәбез һәм корж араларына сылыйбыз. Соңгы коржны сылаганда, форманы тотсын эчен маскорпоне (эремчекле крем) кушам. 
Икенче катлам да шул ук рәвештә башкарыла.
Бизәү өчен ак шоколадны сулы ваннада эретәм, шуңа төс кертәм һәм балкашык ярдәмендә кырыйларына агызам.
Бизәү өчен һәркем үз фантазиясен куша ала. 


тавыш бирү: http://http://syuyumbike.ru/beigeler/?id=4213

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар