​Тансыкка — солы кесәле

Солы кесәле — сәламәтлек өчен бик файдалы ризык. Тик нигәдер соңгы вакытларда бераз онытыла төште. Ул кандагы холестеринны, шикәрне киметә, ашказаны-эчәк авыруларын дәвалый. Организмны витаминнарга, минералларга баета. Составында цинк, бакыр, фосфор, тимер, калий, магний, йод бар. 


Кирәк:

* 2 стакан солы лавачы (геркулес ярмасы);
* ярты чәй кашыгы коры чүпрә;
* 1 аш кашыгы шикәр комы;
* 2 аш кашыгы үсемлек мае;
* тәменчә тоз.
 

Эш барышы:

Солы лавачын 5-6 стакан суга салып, чүпрә белән 1 аш кашыгы шикәр комын өстибез. Савытның өстен кап­лап, 8-10 сәгать бүлмә температурасында тотабыз. 

Әйбәтләп болгатып, иләк яисә тишекле чүмеч аша сөзәбез. Иләктә калган түбен ташлыйбыз, ә сыгынты-га 2 аш кашыгы май һәм тәменчә тоз салып, утка куябыз. Болгаткалап торырга да онытмыйбыз. Кесәл кайнап чыккач, 10 минут чамасы пешерәбез. Әзер кесәлнең өсте җыерчыкланып, уртасы чокырлана башлый. Уттан алып, суынырга кал-дырабыз. Ул куе, кашык белән китеп алып ашый торган булып җи­тешә. Табынга сөт белән бирелә. Янына бал, җиләк кайнатмасы куярга була.

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (1)
Cимвол калды:
  • 10 декабрь 2020 - 22:12
    Без имени
    Рэхмэт яусын!Ясап карыйсы булыр Алла бирса ял конендэ!
Хәзер укыйлар
  • Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
    5982
    0
    40
  • Бәхетемне сакламадым Һәр хатын-кызның үз тормыш тарихы, үз ялгышлары, үз үкенечләре. Әмма минем кебек беркатлылыгы аркасында үз бәхетен җимергән хатыннар бар микән ул?!
    7257
    1
    30
  • Ләкләкләр Яз җиткән саен ләкләкләр кайтуын өзелеп көтә башлыйм. Бу кошлар кайткач җиһанга яңа тормыш иңә кебек. Мин өчен бик кадерле алар. Аларга кагылышлы үз тарихым бар. 
    2647
    0
    27
  • Килен Киленен бер күрүдән ошатмады Нурания. Нәрсә тапкан инде бу кызда улы?! Аксылдыр йөзе, ябыктыр үзе. «И улым, катырак җил өрсә дә очып китә бит бу, бигрәк нәзек!» – дигән иде беркөнне, улы көлде генә: «Яхшы нәрсә күп булмый ул!» янәсе. 
    3170
    0
    26
  • «Кичер мине, әни!» Ә менә бу – ул керәсе йорт, анда аны әнисе көтә. Унбиш ел көтә инде... Кичке эңгер-меңгер. Кәүсәриянең күзе ирексездән ике якты тәрәзәгә төште. Аларның берсендә бөкрәйгән хатын-кыз шәүләсе күренде. «Йә Хода! Ничек картайган!» Кызганудан Кәүсәриянең йөрәге чәнчеп алды...
    4079
    1
    20
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 30 март 2023 - 11:36
    Без имени
    Таныш хэл...
    Серле фатир 4
  • 29 март 2023 - 08:52
    Без имени
    Андый хатын кызларга аптыраем мин. Уз узлярен аз гына да хормят итмяй микян ней . Хар бер кеше узк сайлый ничек яшяргя. Ошай шулай ящяргя ана. Зарланып ,елап йорергя срнгыдан. Утте гомер диеп. Кем тузяргя мажбурли икян ???
    Нәрсә хакына түзәргә?
  • 28 март 2023 - 18:12
    Без имени
    Гонах
    Адашу
  • 27 март 2023 - 14:48
    Без имени
    Искиткеч! Рэхмэт, Дилбэр!
    Кунак мунчасы
  • 27 март 2023 - 14:44
    Без имени
    Искиткеч! Рэхмэт, Дилбэр!
    Кунак мунчасы
Реклама
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату