Мүк җиләге белән алма пирогы  

 

Һәрбер хуҗабикәнең яратып әзерли торган аерым бер ризыгы була инде аның. Мин дә бу пирогны пешерергә бик яратам. Әмма иң мөһиме – кемгә дип пешерсәм дә, аны бар да яратып ашый. Хәтта табындагы бөтен нәрсәне авыз иткәннән соң: «Инде булды, бер кабарлык та урыным калмады!» – дигән кунаклар да, берне генә кабалар да... ашап та бетерәләр. Хуҗабикәнең иң бәхетле чагы шул инде аның... 

Мин аны, гадәттә, табынга суынган килеш чыгарам. Әмма соңгы пешерүләрдә өйдәге егетләрем (ә алар өчәү минем!) суынганын көтмәделәр һәм: «Кайнар килеш тә тәмле икән!» – дигән нәтиҗә ясадылар. Шуңа күрә суынганын көтәргәме-юкмы икәнен үзегез карасыз.  

 

Кирәк: 

1 стакан мүк җиләге; 

400 г он; 

200 г сыер мае; 

4 йомырка сарысы; 

200 г шикәр комы; 

5 аш кашыгы сөт; 

6-7 алма (яшел алма булса әйбәтрәк). 

(Теләгән кеше корица, ванилин да кушарга мөмкин.) 

 

 

 Эш тәртибе: 

Майны аз гына алдарак, эшкә тотынганчы, алып куегыз – җылына, йомшый торсын. Онга 4 аш кашыгы шикәр комы кушыгыз һәм аны май белән уыгыз. Аерым савытта йомырка сарыларына сөт кушып туглагыз һәм он өстенә салыгыз. Камыр баскач, аны икегә бүлеп, аерым пакетларга салып, 30 минутка суыткычка куегыз.  

 

Хәзер эчлек әзерлибез: 

Алмаларның уртасын алып, берничә кисәккә бүләбез. (Артык юка итеп турарга кирәкми.) Аларны микроволновкага куярга ярый торган савытка салабыз. Өстенә шикәр комы коябыз. Башта микроволновканың иң югары күәтенә куеп, 10 минут тотабыз. Алып, алмаларны сак кына бутыйбыз һәм кабат куябыз: бу юлы микроволновканың иң түбән куәтенә куеп, 10 минут тотабыз.  

Әзер булгач, алабыз һәм артык сыеклыкны агызабыз.  

 

Инде камырны алырга вакыт: 

Мин бу пирогны уртача зурлыктагы дүртпочмаклы пыяла табада пешерәм. Камырның берсен уклау белән табага куя торган пергамент кәгазь өстендә генә җәябез. Аны табага урнаштыргач, өстенә алмаларны җәябез, тигез итеп мүк җиләген сибәбез.  

Камыр йомшак булганлыктан, куна тактасыннан алып каплавы җайсыз, шуңа күрә камырның икенче өлешен җәя башлаганчы, камыр салган пакетның бер кырыен һәм астын аерам һәм камырны шул пакет өстендә генә җәям. (Камырны җәйгәннән соң, аны пакеты белән рулет кебек төреп, пирогның өстен каплаганда «рулет»ны кирегә сүтеп кенә бару бик җайлы.) Пирогның кырыйларын әйбәт итеп тоташтырырга, өстен берничә урыннан чәнечке белән тишәргә кирәк.   

Пирог 180 градус кызулыктагы духовкада 20–25 минут пешә.  

 

Чәйләрегез тәмле булсын!  
 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (2)
Cимвол калды:
  • 26 июль 2019 - 20:08
    Без имени
    Бу пирогны пешерү өчен базарда мүк җиләге сата башлаганны көтеп тормагыз тагын. Туңдырылганны гына кушам, анысы кибетләрдән гел бар. Вагына туры килү генә авыр, гел чия кадәр зурларны гына саталар.
  • 26 июль 2019 - 17:58
    Без имени
    Тагы кайчан пешершсең, пешерә башлагач мине дә чакыр.
Хәзер укыйлар
  • Син генә кирәк Гади ситса күлмәкле кызның ишек төбендә арзанлы гына туфлиләрен салуын күреп, йөзен чытты булачак кайнана. «Авыл гыйбады!» – башына килгән беренче уе шул булды. Алай да улы хакына күңелдәгесен сиздермәде. Әле өйләнеп, түргә алып кайтып утыртмаган, йөреп туяр да, ташлар...
    4027
    1
    45
  • «Бу сезнең кызыгыз...» Бала таба алмаячагы хакында Кәдрия Азатка туйга кадәр үк әйтте. Егет  булачак хатынына шуның кадәр гашыйк иде, кул гына селтәде.  – Аптырама, – дип кочаклап алды ул сөеклесен. – Елак балаларсыз икебезгә генә бик рәхәт булачак. Бик теләсәк, табиблар могҗиза ясамый калмас. Аннан соң гаилә баласыз  да була ала бит.
    3974
    0
    35
  • Авыл малае Бәкер шифаханәсенә юллама бирделәр Нәфисәгә. Эш урыныннан. Аны, инде унбиш елга якын шул бер урында эшләүче сазаган кызны, кемдер исенә төшерер, «аңа да ял кирәк, аңа бирик...» дип искәртер дип башына да китермәгән иде. Иң кирәк җирдә иң кирәкле сүзне кем кемгә әйткәнен төпченеп тормыйча гына юлга кузгалды ул
    3352
    1
    30
  • Өч монолог Нурания конвертны ачты, Илдарына хатны тиз генә укып бирергә иде исәбе, тик әллә кайдан ниндидер кайнар агым, кинәт тынын буып, бөтен күкрәген умырып тотты...
    6027
    2
    29
  • Бала – 50 яшеңдә бала җитәкләп йөрерсеңме? Мин әйткән хәбәрдән соң бар якыннарым чигә тирәсендә бармагын уйнатты. Имеш, башың киттеме әллә?! 
    4698
    3
    25
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 1 июнь 2023 - 11:43
    Без имени
    Ния бестолковый килен булсын, анлавымча килен белэн кайнана Алама яшэмэгэн.
    Әйтелми калган рәхмәт
  • 1 июнь 2023 - 11:18
    Без имени
    Сабабызнын горурлыгы, йозек кашы ул Голсинэ ханым♥️ Исэн-сау булсын, йоргэн юллары ун булсын🙏
    Китап акылны тәрбияли
  • 31 май 2023 - 15:07
    Без имени
    Точно шундый эчтэлекле кино караган идем,исемен хэтерлэмим,бер нэрсэ дэ узгэрмэгэн.
    Бәхетле очрак-3
  • 23 май 2023 - 17:50
    Без имени
    Нэкъ минем килен!
    «Мәхәббәт» корбаннары
  • 22 май 2023 - 10:24
    Без имени
    Первый раз попробовала такое блюдо у подруги, она татарочка. Правда, она мешала гороховую муку пополам с пшеничной.Так понравилось, что теперь сама его готовлю. Проблема только в том, что гороховую муку не везде продают. Но я ее теперь в интернет- магазине заказываю.
    Суп с чумаром из гороховой муки (клецки по-татарски)
Реклама
Уфада матурлык һәм уңганлык конкурсы узды
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек