Манный гына димә...

Бананлы десерт
Утта кайный башлаган сөткә, бертуктаусыз болгата-болгата, манный ярмасы (бер чеметем тоз өстәргә дә онытмагыз) салып, куе ботка пешерегез. Боткага атланмай кушып, җиңелчә суытыгыз.Аннары йомырка агын сарысыннан аерып, әрчелгән әфлисунны вак өлешләргә бүлгәләгез. Шуннан соң җылы ботканы миксерга салыгыз, шуңа шикәр комы, йомырка сарысы, әрчелгән банан һәм әфлисун кушып туглагыз. ә йомырка агын һәм сөт өстен аерым-аерым туглагыз. Шуларны да миксердагы боткага өстәп болгатыгыз. Барлыкка килгән катнашманы суык су йөгертелгән кекс савытларына тутырып, төнгә суыткычка куегыз. Десерт өстен фоторәсемдәгечә тугланган сөт өсте белән
бизәгез.
Дүрт өлеш өчен:
* 100 г манный ярмасы;
* 2 стакан сөт;
* бер чеметем тоз;
* 100 г шикәр комы;
* 2 банан;
* 1 әфлисун;
* 100 атланмай;
* 100 мл сөт өсте;
* 1 йомырка кирәк.
Әфлисунлы кыздырма
Куе манный боткасы пешерегез. Шуңа тоз, 2 аш кашыгы шикәр комы, атланмай кушып болгатыгыз. Аннары әфлисунны урталай кисегез дә, бер яртысының кабыгын әрчеп, ә икенчесен кабыклы килеш ваклап кискәләгез. Шуларны боткага салып болгатыгыз, суытыгыз. Шуңа йомырка сарысы өстәп, блендерда туглагыз. Ахырдан сак кына тугланган йомырка агы кушып болгатыгыз. әфлисунлы шул ботканы майланган табага салыгыз, өстенә 2 аш кашыгы шикәр комы сибеп, 180 градус кызулыктагы мичтә 20 минут пешерегез. Пешкән кыздырманы әфлисун кисәкләре белән бизәп, кайнар яисә салкын килеш табынга куегыз.Дүрт өлеш өчен:
* 0,5 л сөт;
* 4 аш кашыгы шикәр комы;
* 80 г атланмай;
* 100 г манный ярмасы;
* 3 йомырка;
* әфлисун, тоз кирәк.
Күмәч
Кайнап торган сөткә манный ярмасы салып, куе ботка пешерегез дә атланмай кушып, суытыгыз. Шуңа угычта уылган сыр, тугланган йомырка, тмин, тоз, борыч кушып янә болгатыгыз, 2 сәгать суыткычта тотыгыз.Аннары суда манчылган куллар белән әвәләп, 12 күмәч ясагыз. Шуларны майлы табага тезегез дә һәрберсе өстенә юка итеп киселгән сыр телемнәре куеп, мичтә 20 минут пешерегез.
Алты өлеш өчен:
* 0,5 л сөт;
* 150 г манный ярмасы;
* 100 г атланмай;
* 150 г угычта уылган сыр;
* 2 йомырка;
* ярты аш кашыгы тмин;
* 200 г сыр;
* тоз, борыч.
Һәр ярманың үз сере бар…
* Ботка пешерәсе дөге һәм тары ярмасын иң элек суда биш кат юып алыгыз. Шуннан соң тары ярмасының әчелеген бетерү өчен янә бер кат кайнар су белән дә пешекләгез;
* Арпа ярмасын ашка салыр алдыннан түбәндәге тәртиптә суда бүрттереп алыгыз. Моның өчен бер өлеш ярмага ике өлеш су салып, салмак утта 30-40 минут пешерегез. Алай эшләмәгәндә, аш шулпасы болганчык булачак;
* Пешерер алдыннан карабодай ярмасын коры табада, болгата-болгата, 10-15 минут дәвамында җиңелчә кыздырып алыгыз. Ул хуш исле булыр һәм тизрәк пешәр;
Боткага кыздырылган суган салып болгатсагыз — тәме артыр. ә суган алтынсу төскә кереп кызарсын өчен, аны кыздырыр алдыннан онда әвәләгез.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Упкынга төшкәндә – 1 Биш ел буе балага уза алмаган хатынның ирен онытып, үзен генә кайгырткан, мендәргә капланып елаган чаклары күп булды. Узып та күтәрә алмаган ике баласын югалту ачысын да берүзе күтәрде. Аннары беренче кызлары туу шатлыгы ирнең эчеп йөрүен тагын икенче планга күчерде...
-
Әти кайтты Әти кайтты... 22 елдан соң... Киселгән икмәк ябышмый, диләр. Әти булгач, ябыша икән...
-
Упкынга төшкәндә - 2 Кызының чәч араларын иснәп башыннан үпте дә, урамга чыгып китте Айрат. Лапаска керде дә мәчеттә үк тыеп килгән күз яшьләренә ирек биреп рәхәтләнеп елады...
-
Ни өчен безнең өстәлдә тозлы кәбестә гел булырга тиеш? Рушания ханым Минсәгыйрова: «Безнең өстәлдән тозлы кәбестә беркайчан өзелеп торырга тиеш түгел», – ди. Ни өчен икәнен дә аңлата.
-
Шоу – бар, сәнгать – юк ! Фердинанд СӘЛАХОВның тормыш кагыйдәләре
Соңгы комментарийлар
-
22 сентябрь 2023 - 06:18Без имениФердинанд Сэлэхов кебек биек,зур сэхнэлэрдэ жырлый алырлык жырчылар аз шул...Шоу – бар, сәнгать – юк !
-
21 сентябрь 2023 - 21:08Без имениБала мэктэпне яратсын, укытучысын хормэтлэсен очен ин беренче бу балаларнын эти-энилэрен тэрбиялэргэ кирэк эле, мин узем балаларым, оныкларым мэктэптэн кайткач, мин фэлэн укытучыны яратмыйм, бу фэнне курэ алмыйм дип кайткач, ин беренче эш итеп шушы фэнне яратырга, тырышып ойрэнергэ кирэк, менэ шул вакытта укытучынны да яратырсын дидем, дорестэн дэ бутэн бер дэ кайтып зарланмадылар, оегездэ дэ бала каршысында укытучыны тэнкыйтлэмэгез, олыларга карата хормэт тэрбиялэргэ тырышыгыз, нэтижэсе озак коттермэс, балагыз унай якка узгэрер«Сугыш чукмары»
-
21 сентябрь 2023 - 14:58Без имениЭмоциялэрегезне йогэнлэргэ ойрэнегез. Эниегез ботенесен кунеленэ якын ала торган кеше, аны борчымагыз.Әни безне аңламый. Нишләргә?
-
21 сентябрь 2023 - 14:50Без имениУкучыларнын торлесе булган кебек, укутучыларнын да торлесе була шул. Яхшы анлата торган укутучыны нинди генэ укучы булмасын, 45 минут буе, сабыр гына тынлап утырасын. Мин узем дэ шундыйлардан, яхшы укыдым, но кайнар холыклы идем, ботенесен язып тормыйм, но яхшы анлата торган укутучыны сабыр тынлый идем. Яратып укыдым. Сигезеллыктагы укытучылардан мэрхум Шакиров Тимергали абыйны язып узар идем. Анын кебек яхшы укытучы бутэн юк иде шул мэктэбебездэ. Урта мэктэпкэ башка авылга йордек, анда да бик яхшы укутучылар мэрхумэ Роза апа, хэм мэрхум Фатыйх абыйны язып утэм. Беркемгэ бер начар суз эйтмэделэр, беркемне дэ начар сузлэр белэн сукмэделэр, бер укучыдан да баш тартмадылар. Алланын рэхмэтендэ булсыннар. Урыннары жэннэтнен турлэрендэ булсын! Гел яратып искэ алам. Укутучыдан тора куп нэрсэ.«Сугыш чукмары»
-
21 сентябрь 2023 - 14:07Без имениӘлхәмдулилләх, зурлап никах уткәргәнсез, бу әти-әни өстендә. Ә туй, исерек көтуе-кемгә кирәк шул уткәрсен, хәзер купләре үткәрми дә. Шул ук туганнарны тагын чакырасың бит, тик бусы аракы табыны. Гел бер кеше, ничә кат җыярга була, муеннан бурычка батыпНиках акчасы – талаш акчасына әйләнә бугай
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.