Ак күбектәй торт

«Ашарга пешерергә һәм чәчәкләр үстерергә яратам, — ди Дания апа. — Пешергән ризыкларым тәнгә сихәт бирә, бакча тутырып үскән гөлләремә карап күңелем хушлана. Ирем Әмир, помидорга урын калдырмагансың, дип ачулана да кайчак». Дания апа рецептларны яшүсмер чагыннан бирле җыя икән. «Бу тортны бер генә бәйрәмгә дә пешерми калмыйм мин», — ди ул. Әйдәгез, без дә пешереп карыйк!

Кирәк:

  • 4 йомырка;
  • 350 г чамасы эремчек;
  • 100-125 г атланмай;
  • 3 стакан чамасы шикәр комы;
  • стакан ярым он;
  • ванилин.


Ике йомырка сарысы, аз гына йомшарган атланмай, бер чеметем тоз, он һәм стаканның 3/4 өлеше кадәр шикәр комыннан кашык белән генә йомшак камыр әвәлибез. Әзер камырны майлаган табага җәеп, 5-10 минутка мичкә тыгабыз. Мичне алдан кыздырырга кирәкми.

Ул пешкән арада эремчекле эчлекне әзерлик. Торт өчен корырак эремчек яхшы. Эремчекне ике йомырка сарысы, шикәр комы, ванилин кушып, бик әйбәтләп туглыйбыз.

Мичтәге камырны алып, суынганын көтәбез. Аннан соң шуның өстенә эремчекле эчлекне салып, янә 10-15 минутка мичкә урнаштырабыз. Сулырак эремчеккә вакыт күбрәк кирәк. Мичтән алгач, яңадан суытабыз.

Дүрт йомырка агын яхшылап күпертеп, бер стакан шикәр комы кушабыз. Күбек кашык басып торырлык булсын.

Күбекне эремчек өстенә сак кына түшибез. Артык баскаламый гына тигезләгәч, 125-130 кызулыктагы мичкә тыгабыз. Торт пешкәнче, мич капкачын ачарга ярамый. Мичтә озак тотмыйбыз – тортның өсте аз гына алтынсуланып китсә, ул әзер дигән сүз.

Табаны мичтән алып, тортны тиз үк кисәкләргә бүлгәлибез. Озакка сузсаң, күбек катып китә дә, кисүе кыенлаша. Кискәндә, пычакны әледән-әле суга тыгып алабыз.

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
    5931
    0
    40
  • Бәхетемне сакламадым Һәр хатын-кызның үз тормыш тарихы, үз ялгышлары, үз үкенечләре. Әмма минем кебек беркатлылыгы аркасында үз бәхетен җимергән хатыннар бар микән ул?!
    7135
    1
    30
  • Ләкләкләр Яз җиткән саен ләкләкләр кайтуын өзелеп көтә башлыйм. Бу кошлар кайткач җиһанга яңа тормыш иңә кебек. Мин өчен бик кадерле алар. Аларга кагылышлы үз тарихым бар. 
    2629
    0
    27
  • Килен Киленен бер күрүдән ошатмады Нурания. Нәрсә тапкан инде бу кызда улы?! Аксылдыр йөзе, ябыктыр үзе. «И улым, катырак җил өрсә дә очып китә бит бу, бигрәк нәзек!» – дигән иде беркөнне, улы көлде генә: «Яхшы нәрсә күп булмый ул!» янәсе. 
    3062
    0
    26
  • «Кичер мине, әни!» Ә менә бу – ул керәсе йорт, анда аны әнисе көтә. Унбиш ел көтә инде... Кичке эңгер-меңгер. Кәүсәриянең күзе ирексездән ике якты тәрәзәгә төште. Аларның берсендә бөкрәйгән хатын-кыз шәүләсе күренде. «Йә Хода! Ничек картайган!» Кызганудан Кәүсәриянең йөрәге чәнчеп алды...
    4029
    1
    20
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 30 март 2023 - 11:36
    Без имени
    Таныш хэл...
    Серле фатир 4
  • 29 март 2023 - 08:52
    Без имени
    Андый хатын кызларга аптыраем мин. Уз узлярен аз гына да хормят итмяй микян ней . Хар бер кеше узк сайлый ничек яшяргя. Ошай шулай ящяргя ана. Зарланып ,елап йорергя срнгыдан. Утте гомер диеп. Кем тузяргя мажбурли икян ???
    Нәрсә хакына түзәргә?
  • 28 март 2023 - 18:12
    Без имени
    Гонах
    Адашу
  • 27 март 2023 - 14:48
    Без имени
    Искиткеч! Рэхмэт, Дилбэр!
    Кунак мунчасы
  • 27 март 2023 - 14:44
    Без имени
    Искиткеч! Рэхмэт, Дилбэр!
    Кунак мунчасы
Реклама
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату