Яз җитә башласа, аеруча һава торышы фаразлары белән кызыксына башлыйбыз. Чөнки алда елны туйдыра торган язгы көннәр. Бәрәңге бакчасы ягына карана башлыйбыз, көрәк тотарга кул кычыта башлый. Быел яз узган елгыдан салкынчарак килде. Хәтерләсәгез, узган ел апрель аенда эссе көннәр дә булды, быел исә өстән пальто төшми әле. Җылытып, кайчан көрәк тотарбыз? Һава торышы фаразларын белешергә Балтач районы Яңавыл авылында яшәүче халык синоптигы Әмир абый ШӘРӘФИЕВкә шалтыраттык.