Якын кешеләргә сөйләп булмый торган серләр кемдә дә бардыр инде ул. Әйе, якыннарга бөтен чакта да ачылып булмый, әмма кемгәдер сөйләп, күңелне бик тә бушатасы килә. Вакытыгыз булса, язганнарымны укып чыгыгыз әле. Бәлки арагызда башыннан мин кичергәннәрне кичергән кешеләр дә булыр, ниндидер киңәшләр дә бирә алырсыз. Олы кызым ярты ел элек миңа: «Син – минем өчен беркайчан да әйбәт әни була белмәдең. Бөтен балачагымны урладың», – диде.