Менә инде ике ел интернет киңлекләрендә  «Саф» радиосы эшли. Балалар  өчен татар телендәге беренче  радио ул.  Балалар өчен мөмкинлекләр мәйданчыгы, әти-әниләр, укытучы һәм тәрбиячеләр көндәлек тормышта куллана алырлык ярдәмче. Музыкаль һәм әдәби эчтәлеккә бай.  Эфирга чыгудан тыш, сафлылар Казан музыка мәктәпләрендә укучы балалар өчен уникаль проектны гамәлгә ашыра.