Үз-үзеңне ничек бар, шулай кабул итә белү, кызганыч, һәркем өчен түгел. Андыйларга матурлык уколлары, пластик операцияләр ярдәмгә килә. Пычак астына ятучылар-ның тормышлары үзгәрәдерме-юкмы, әмма үзләре – тышкы кыяфәтләре үзгәрә. Һәм шуңа бәйле тормышка карашлары да үзгәрә. Бу – пациент өчен операция уңышлы килеп чыккан очракта. Ә көзгегә карагач, анда хыялдагы йөзне күрмәсәң...
Табиб – тылсымчы, пациент – төрлечә әвәләргә камыр түгел бит.