Җигелеп, дөнья арбасын ялгызы тарткан хатын-кыздан мондый сүз ишетү бик сәер тоелды. Гадәттә бит гүзәл затларны исәп-хисапчылыкта, көнчеллектә, интригаларда гаеплиләр. Әле ирне ир иткән дә, җир иткән дә хатын дип җибәрәләр. Аерылып киткән ире өчен сөенгән хатын-кызны еш күрмисең инде ул. Бөтенләй башка темага сөйләшергә килгән әңгәмәдәшемнең бу сүзе мине кәлиядән чыгарды. Ничек бу хакта сөйләшми китәсең инде?! Җайлап кына сораша башладым. Билгеле сәбәпләр буенча геройларның исемнәре үзгәртелде.