Тәкъва хатын – Аллаһ тарафыннан ир кешегә бирелгән иң зур бүләк. Тәкъва хатын – олы нигъмәт. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләмнең тормыш иптәше, хәләл җефете Хәдичә радыйаллаһу ганһә – тәкъваларның тәкъвасы була. Хәдичә – Корәеш кабиләсенең аксөяге, Исламны кабул иткән беренче хатын-кыз.