Гомер акрынлап уза торды. Көннәр үтү белән талдан нечкә билләремә май кунды, авыр физик хезмәт үзенекен иткәндер: кайчандыр йомшак булган кулларым тупасланып, нәфислеген югалтты. Үзем дә үзгәрдем. Яшь вакытымдагы юашлыгым узды: авыр сүз ишетсәм җебеп калмыйм, тиешле җавабын да кайтарам. Ирем каршында да элеккеге кебек җебек түгел инде. Каршы дәшмәсәм дә, тупас сүзләрен колак яныннан уздырырга өйрәндем.