«Кичә генә әйтеп җибәрдем.Тыңламыйлар бит, ә, – дип ярсыды ул, яңгыр тамчысыдай тып-тып атлаучы биек үкчәле кыз артыннан. – Класс җитәкчесенең сүзе сүз түгел! Санламыйлармы соң мине?»
Кыз колакларына эленгән кесә радиосының чыбыкларын рәтләп куйды. Сумкасында кесә телефоны кычкыра иде, актарып шуны эзләргә кереште.