Алмаз Зарипов белән белән бер язма әзерләгәндә таныштым. Ипле генә, үтә дә акыллы, тыйнак, моңсу күзле ул. Тормышында моңланырлык хәлләр булган шул. Аның тарихы хатын-кызлар өчен дә, ирләр өчен дә файдалы булыр мөгаен. Бер-беребезнең кадерен белеп яшик. Соңыннан үкенергә калмасын. Ә тормышындагы иң зур югалтуын Алмаз үзе сөйләсен әле.