Тормышлары шулай көйләнеп киткәч кенә кияүнең эчә торган гадәте билгеле булды. Баш күтәрми эчә. «Запойга китеп» диләр безнең якта. Бездән аерым яшәгәч, үзебезнең сизгән дә юк иде. Кайткач, оныклар сөйләделәр. Хәтта ашыгыч ярдәм чакырып, системалар белән айнытырга туры килә икән.