Зәмирә – анадан калган бала – тууы белән беркемгә дә әлләни шатлык китермәде. Үзе туды – ә анасы китте... Әнисез калганда, Рәфидә инде буйга җиткән кыз, ә энесе Җәмил 16 яшьлек егет иде.  Рәфидә үзләренә күпме кайгы китергән сеңлесен кабул итәргә теләмәде. Чит итте...