Күптән кызыгып йөри идем инде мин шушы ике яшьлек сөйкемле кызчыгыбызны үземчә тәрбияләргә. Олы кызны күбрәк әнисе тәрбияләде. Тик әнисенең тәрбия нәтиҗәләре ошап җитми миңа. Күңелгә ятмый торган сүзләр ычкындыргалый кайчагында олы кыз. Кемгә дисез әле? Миңа, әтисенә. «Нигә кычкырасың?» дип допрос ала. «Кычкырмыйча гына аңлатып булмыймы әллә?» дип акыл өйрәтә. Әйтеп тә торасы түгел – әнисе мәктәбе.