Әти белән әнинең бер-берсенә яратып караганнарын бөтенләй хәтерләмим. Җитмәсә, өйдә еш кына «бәйрәм» була иде. Психологларның балачактагы яралар кеше тормышына тәэсир итми калмый дигән сүзләренә кайберәүләр көлемсерәп карый. Имеш, кем әрләнмәгән дә, кем сугылмаган. Ә ул яралар чынлап та җибәрми икән...