Берни турында уйламыйча мәктәптән чыгып йөгердем. Әнвәр Маратович яшәгән йорт янына килеп җиткәнемне сизми дә калдым. Йөрәгем менә-менә атылып чыгардай булып типте, сулышым кысылды.
Ишек төймәсенә берөзлексез басуга да карамастан, ишек ачучы булмады. Йодрыклап төяргә тотындым...