Йа Аллам! Китте! Юлларына ак җәймә.
Язга чыкканнан бирле Ходай бирмеш һәр көнне кузгатылган сүз көрәштерүләр тәмам. Сәлимә кулына кечкенә чемоданын тоткан, иңенә көрән курткасын элгән ире артыннан ул урам почмагыннан борылып, күздән югалганчы карап калды.