Күрше хакы – Тәңре хакы, ди безнең халык. Күрше белән дус-тату яшәргә, низагларга кермәскә, аның хакын хаклап яшәргә дигәнне белдерү бу гыйбарә. Шәһәрдә күрше күршене белми инде хәзер, тиз генә подъездны ачып керәбез дә, үз фатирыбызга бикләнәбез. Күрсәк, шул эшкә барганда, кайтканда гына күрәбез күршеләрне. Анда да сүз исәнме-саумыдан узмый. Ә авылда тормыш бөтенләй башкача. Анда иң якын кешең күп вакыт күршең була. Кайчагында... иң явыз дошманыңа да әверелергә мөмкин ул. Югыйсә, безнең халыкка хас гадәт булырга тиеш түгел дә бит.