Сезнең сайттагы язмаларны укып, әкият дип уйлый идем. Хәзер аңлыйм: тормыш әллә ниләр күрсәтә икән ул. Үзем дә әнә шул әкияткә чорналдым... Чыгу юлын гына таба алмыйм. Наил өйләнгән, мин – аның сөяркәсе. Мондый мөнәсәбәтләр ошый иде миңа. Әмма бумеранг законы эшләде.