Һәр хатын-кыз – бриллиант. Әмма кайчак бриллиантка кемнеңдер күзе төшсен өчен дә аны азрак ялтыратып җибәрергә кирәк. Бу – димче эшенең бер үзенчәлеге. Тик үзе теләп алган вазыйфаларның соңгысы түгел.Димләп кавыштыру бүген тормышыбызда нинди урын алып тора, яшь гаиләләр нинди авырлыклар белән очраша, аерылышуларның сәбәпләре нидә? Россия һәм Татарстан Мөслимәләр берлеге рәисе, тәҗрибәле яучы Наилә ҖИҺАНШИНА белән шулар хакында сөйләшәбез.