Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева һәм блогер-күзәтүчеләр сайлауларга йомгак ясады. Блогерлар беренче тапкыр күзәтүчеләр буларак катнашып, сайлауларга яңача карарга булышты, сайлау кампаниясенә яңа сулыш өрде дип, Зилә Рәхимҗановна аларның эшен югары бәяләде.