Канада галимнәре әлеге инфекцияне йоктыруның иң беренче билгесен ачыклаганнар. Әлегә кадәр бу билгегә игътибар да итмәгән булганнар.
Күзнең мөгез катлавы ялкынсыну, ягъни конъюктивит коронавирус йоктыруның билгесе булуы ихтимал, дип белдерә галимнәр. Мисалга 29 яшьлек бер пациентканы китерәләр. Аның күзләре ялкынсынудан тыш, башка бер билгесе дә булмаган. «Ул ютәлләми дә, температурасы да юк иде. Без коронавирусның иң беренче булып үпкәләр аша түгел, күзләр аша беленүен моңарчы белмәдек», – дип хәбәр итә Альберт университетының офтальмология кафедрасы табиблары.