Пандемия вакытында интернет – караклык арткан. Узган ел бу  төр җинаять 45 процентка артып, 4,5 мең очрак булса, агымдагы елның 4 аенда инде 2 мең җинаять очрагы теркәлгән. Банк карталарыннан акча урлау 60 процентка арткан. Бу хакта бүген  Министрлар Кабинетында узган брифинг вакытында Татарстан Прокуроры Илдус Нафиков хәбәр итте.