Быелгы Рамазан ае 24 апрельдән – җомга көнне башлана. Таң атканчы мөселманнар сәхәрне ашап, уразага керәчәк, насыйп булса. Беренче тәравих намазы 23 апрель төнендә укыла. Әмма дөньяда таралган коронавирус чире аркасында мәчетләрдә җәмәгать белән тәравих намазлары укылмаячак.
Күпләрне вирус таралган чорда организмга зарар китерми генә уразаны ничек тоту мәсьәләсе дә кызыксындырадыр. Бу язма шул хакта да.