Юмарт, киң күңелле иде кайнанасы. Хәзинәне үз кызыдай якын күрде. Ятлардан түгел, хәтта улыннан да кыек сүз әйттермәде. Җәй җитте исә ахирәт кызлар сыман көлешә-сөйләшә бергәләп карлыган җыярлар иде. Үзләренә җитәрлек кайнатма ясар иде дә кайнанасы, артыгын ятим-мохтаҗларга хәер итеп таратыр иде. «Бирергә язсын, соранып йөрергә калдырмасын Раббем!» – дип, башкаларга ярдәм итә алуына сөенер иде үзе. И изге җан, иртәрәк китте шул якты дөньядан. Рәхәтләнеп оныкларын да сөя алмый калды. Ул исән булса мөгаен барысы да башкача булыр иде, гел башкача...