Әкиятләрең чынга ашкан җир...

Татарстан Президенты Указы белән Кукмара муниципаль районына хезмәттәге казанышлары өчен орден тапшырылды.
Бу – республика тарихында әле беренчесе булган зур вакыйга. Татарстан Республикасының 100 еллыгы, Кукмараның 90 еллыгы уңаеннан алдынгылар слетына – олы тантанага җыелган хезмәт алдынгылары, мәртәбәле кунаклар каршында чыгыш ясаган Кукмара районы хакимият башлыгы Сергей Димитриев соңгы биш ел эчендә ирешкән уңышлар турында сөйләгәндә, якташларым өчен горурланып утырдым. Кукмара буген сәнәгате, авыл хуҗалыгы үсеше, мәгариф, мәдәният өлкәсендәге яңалыклары белән гел үзенә каратып торырлык гайрәтле бер нәни дәүләткә әверелә бара. Көн тудымы, бер кызыклы яңалыгы белән хәйран итүче кукмаралылар турында «тырыш, эшчән, булдыклы», дигәннәре, ахыр чиктә, аның яшәү рәвешендә чагыла. Кыска гына вакыт эчендә районны танымаслык итеп үзгәрткән, «барысы да халык өчен, халык мәнфәгатенә» дип җан атып йөргән яшь җитәкченең планнары зурдан. Ул үзе дә бу хакта ачыктан-ачык әйтә: «Без 2025 елга 500 тонна сөт савып алуны бурыч итеп куябыз». Менә шундый буй җитмәс тоелган гаҗәеп зур, катлаулы планнар. «Матур эшләргә, матур яшәргә!» Хакимият башлыгының гади һәм аңлаешлы итеп әйткән бу сүзләре райондашлары өчен шигарьгә әверелгән. Шуңа омтыла бит инде алар! Әгәр дә бүген, инде хәзер тәүлегенә 300 тонна сөт савып алуга ирешкәннәр икән, алга таба җитәкченең амбицияле ул бурычлары, һичшиксез, гамәлгә ашачак. Хәер, берәү дә моңа шик белдерми. Әйе, шулай булачак. Бигрәк тә әйдәп баручың, Кукмара халкы әйтмешли, шундый «крутой» булганда...
Озак еллар республиканың авыл хуҗалыгын дер селкетеп тоткан Татарстанның элеккеге (хәзер исә Татарстан Дәүләт Советының спикер урынбасары) Авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов та бит әнә әлегә мондый уңышка бер генә районның да ирешкәне булмавын әйтеп тора. «Үзе уңган, үзе булган, һөнәрле, кәсепле халык, – диде ул, якташларыма соклануын белдереп. – Президентыбыз тапшырган бүләк – тарихи вакыйга, кукмаралыларның хезмәтенә зур бәя. Сез – республикада үрнәк район. Сезгә караячаклар, сездән үрнәк алачаклар. Көчле эш аты булып яшәгез!» Ничек инде мондый мактаулардан соң эшләмәскә?!
Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов бу сүзләргә кушылып: «Сез эшлисез, ә эшләгән кешегә булышу – үзе бер рәхәт», – дип өстәде. Ул Думада яңа дәүләт программасы кабул ителүе, тиздән авылларга яңа төр яшь белгечләр («земский врач», «земский учитель») эшкә кайтачагын белдерде.
Хезмәт бәйрәме, зур уңышлар бәйрәме... Кемнәр генә юк иде биредә: район кеременең саллы гына өлешен тәэмин итеп торучы фермерлар, шәхси эшмәкәрләр, авыл җирлеге җитәкчеләре, алдынгы сыер савучылар, комбайнерлар һәм башкалар, һәм башкалар... Залда утыручы алдынгыларга бүләкләр тапшырылды. Алар адресына җылы сүзләр әйтелде. Ничек эшлисең, шулай яшисең инде ул... Район башлыгы әйткәнчә, матур эшләү, матур яшәү аларның максатлары.
Тикмәгә генә Әкиятләрең чынга ашкан җир, дип әйтмиләр бит алар.
фото: Озак еллар «Сөембикә» редакциясендә эшләгән журналист Мәдинә Авзаловага Кукмара муниципаль районы алдындагы казанышлары өчен медаль тапшырылды.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Өч монолог Нурания конвертны ачты, Илдарына хатны тиз генә укып бирергә иде исәбе, тик әллә кайдан ниндидер кайнар агым, кинәт тынын буып, бөтен күкрәген умырып тотты...
-
Авыл малае Бәкер шифаханәсенә юллама бирделәр Нәфисәгә. Эш урыныннан. Аны, инде унбиш елга якын шул бер урында эшләүче сазаган кызны, кемдер исенә төшерер, «аңа да ял кирәк, аңа бирик...» дип искәртер дип башына да китермәгән иде. Иң кирәк җирдә иң кирәкле сүзне кем кемгә әйткәнен төпченеп тормыйча гына юлга кузгалды ул
-
Бала – 50 яшеңдә бала җитәкләп йөрерсеңме? Мин әйткән хәбәрдән соң бар якыннарым чигә тирәсендә бармагын уйнатты. Имеш, башың киттеме әллә?!
-
«Бу сезнең кызыгыз...» Бала таба алмаячагы хакында Кәдрия Азатка туйга кадәр үк әйтте. Егет булачак хатынына шуның кадәр гашыйк иде, кул гына селтәде. – Аптырама, – дип кочаклап алды ул сөеклесен. – Елак балаларсыз икебезгә генә бик рәхәт булачак. Бик теләсәк, табиблар могҗиза ясамый калмас. Аннан соң гаилә баласыз да була ала бит.
-
Яңадан башлыйбыз Палата ишеген ябып куйгач кына тынычланды Филүзә. Иртән ире уянганчы тиз генә кирәк әйберләрен җыеп, баласын ашатып та тормыйча өйдән чыгып киткәнче бер борчылса, хастаханәгә барып җиткәнче ире арттан килеп җитәр дип юл буе тагын борчылды.
-
26 май 2023 - 19:36Без имениКая карасан Анвар , бигерэк купкэ эйлэнденӘнвәр Нургалиев: «Мәхәббәтебез шушы подъездда башланды»
-
26 май 2023 - 11:04Без имениЕгетляр дя шулай буламени бездя шундый УК кыз бар . бар да уз урынында. Эше белеме уз тырышлыгы бн геня тозегян ое Казанда. Но очрамый ахры житякляп китярдяй ир егет . Аллах эше дип кеня булмайдыр ул котеп эрсезряк булган кызлар барсына да олгеряКызлардан куркам
-
27 май 2023 - 18:50Без имениНиках вакытын житмэгэн сизмэй дэкалырсын. Миндэ 33 яшлек кыз бар тоже куркам.Кызлардан куркам
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.