Яңа ел бәйрәменең төп символы булган чыршы республикада 11меңнән артык данә әзерләнгән. Бары тик 4 меңе генә реализацияләнгән. «Калган агачлар киселми, үсүсен дәвам итәчәк», – ди Урман хуҗалыгы министрлыгының дәүләт контроле бүлеге башлыгы Айрат Әхмәров «Чыршы» операциясе барышына багышланган матбугат очрашуында.